ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ КӨНЕ УҢАЕННАН

Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, 2013нче елдан Русиядә Җирле үзидарә көне киң билгеләнә. Аның чираттагысы да районда җирле үзидарәнең халык яшәеше өчен юнәлтелгән ролен һәм әһәмиятен арттыру максатыннан актив, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар белән үрелде.

Узган атнада шушы өлкәдә фидакарь хезмәт салучы хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәре үңаеннан „Яшьлек” физкультура- савыктыру комплексына актив ял һәм спорт бәйрәменә җыеллды.

Спорт бәйгесендә муниципаль район Советы хезмәткәрләре, унбиш авыл биләмәләреннән вәкилләр һәм районның Яшьләр советы әгъзалары катнашты.

Район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов чараны ачып, җирле үзидарә хезмәткәрләрен тәбрикләде һәм бәйгеләрдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Күркәм чарада катнашучыларны Руслан Халиков сәламләде һәм „Спортка мәдхия” җырын бүләк итте. Арытабан „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы инструкторы Эльза Газизова җитәкчелегендәге бер төркем балалар спорт гимнастикасы элементларын башкардылар.

Менә, бәйрәм хуҗаларына да актив бәйгегә старт бирелде, алар биш төрле бәйгедә көч сынашты.

Кул көрәштерү (армрестлинг) буенча хатын-кызлар арасында Флария Солтановага тиңнәр булмады, Феолида Глимҗанова — икенче, Ләйсән Шәмсетдинова өченче урынарны яуладылар. Ир-атлар арасында Илдар Җиһангировның беләк көче ныклы булды һәм ул беренче урынга чыкты, икенче урынга — Эльмар Галимҗанов, өченчегә Альфред Хәтмуллин лаек булды.

Йөзү буенча Виолетта Валиуллина беренче килде, ә Ләйсән Сираҗетдинова белән Флидә Гарифуллина азга гына калышып, шулай ук яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Ир-атлар арасында җитез йөзүче исемен Ирек Хәлиуллин аклады, икенче урынга — Эльмар Галимҗанов, өченчегә Илдар Җиһангиров чыктылар.

Баскетбол кәрзиненә туп кертү бәйгесендә Флидә Гарифуллина белән Фәрит Солтанов иң мәргәннәре булдылар, ә дартс буенча бәйгедә призлы урыннарны Ләйсән Шәмсетдинова, Гүзәлия Солтанова, Феолида Глимҗановалар бүлеште.

Ир-атлар арсында бу бәйгедә Расих Гафурҗанов, Фирдәвис Рәхимов, Расих Акберовларга тиңдәшләр табылмады.

Пневматик винтовкадан ату бәйгесе дә иң мәргәннәрне ачыкларга ярдәм итте. Мондыйлар исемлеген гүзәл затларыбыз арасыннан Елена Хәмитова, Элина Биктубаева,Гөлфирә Хәйруллина, ир-атлар арасында Җәлил Гафуров, Риф Миннегалин,Назил Мифтаховлар тулыландырды.

Җирле үзидарә көне уңаеннан оештырылган спорт бәйрәме җиңүчеләренә район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов Мактау грамотлалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, һәм, урындагы үзидарә хезмәтендә көч салучыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм эшләрендә уңышларга ирешүләрен теләде.