Җиңү тырышлык белән яулана

14 Февраль, 2012 - 15:30-Район сулышы

27—29 гыйнвар көннәрендә Уфа районының Авдон авылында кышкы өч төр ярыш (ату, көч таләп итә торган гимнастика, чаңгы ярышы) буенча бәйге оештырылды. Биредә Башкортстанның төрле төбәкләреннән зур әзерлек белән килгән спортчылар катнашты. Әлеге спорт бәйгесенә безнең район спортчылары да барды.

Уен йомгакларыннан күренүенчә җыелган шәхси очколар буенча райондашыбыз, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәнүзә Вәлинурова икенче урынны алды. Һәм ул бәйгедә Мактау грамотасы, медаль белән бүләкләнде.

Фәнүзә Вәлинурова кече яшьтән спорт тормышын үз итеп үсә. Төрле спорт бәйгеләрендә үзенең көчен сыный, яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә омтылыш күнегүләр ясый, физик сыйфатларын үстерүдә эзмә-эзлекле эшли. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Тренер буларак, үсмерләргә төрле уен төрләренең серләренә төшенергә ярдәм итә.

Республика чемпионы булып танылган яшь спортчының үсмерләргә әйтер сүзе, өйрәтер көче, дәрте җитәрлек. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен үз итүче яшьләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер ул.