Ә БУ ЙОРТНЫ КЕМ САКЛЫЙ?

— Бичура йорт рухы, өйнең сакчысы һәм мифологик хуҗасы буларак гәүдәләнә. Кеше элек-электән аның тыныч тормыш, гаилә иминлеге тәэмин итүенә ышанган. Әкият һәм чынбарлыкны чагыштырганда, ведомстводан тыш саклау бүлеге хезмәткәрләре дә шул ук бичура ролен үти,— диде Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Ведомстводан тыш саклау идарәлеге матбугат хезмәте начальнигы, полиция капитаны Наталья Трутнева, “Һәр йортка иминлек белән” дип аталган киңмасштаблы акция-эстафета максатлары белән чагыштырганда.

Димәк, эстафетаның символы итеп “Ведомстводан тыш саклау хезмәтенә 60 ел”, дип язылган футболкадагы бичура—Нафаня сайлануы юкка түгел. Акция ведомствоның нәкъ менә шул юбилеена багышлана. Эстафета 14 августта Стәрлетамак шәһәрендә старт алса, безнең район “Балтач” муниципальара эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш саклау бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Радиф Вәлиев җитәкчелегендә аны 22 август көнне мәләвезлеләрдән кабул итте.

Ведомствоның юбилеена багышланган бу чараның максаты— саклау хезмәтенең эшен пропагандалау, ветераннар, үсеп килгән буын белән ничек эшләвен күрсәтү.

Безнең район җирлегендә бу ведомствоның оешуына балигъ булган бала гомереннән чак кына күбрәк гомер үткән. Аның башлангычында Венера Зиннәтуллина, Фәнгать Хаҗимуллин, Фларит Ибәтуллин, Радим Мөҗипов кебек ветераннар тора. Алар шушы бүлекчәдә хезмәт итеп лаеклы ялга чыкканнар. Акция үткән көнне бүлекчә хезмәткәрләре ветераннар белән очрашты.
Чараны үткәрү планына ярашлы, ведомствода хезмәт иткән хезмәткәрләрнең балалары ясаган кул эшләреннән күргәзмә дә оештырганнар. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп кулларын шомарткан балалар нинди генә могъҗизалар тудырмаган.

Аппликация, картиналар, оригами, агачтан бизәкләп кисеп ясалган әйберләр, көйдереп агачка ясалган рәсемнәр бары да бар. Кыскасы, нарядларда хезмәт итеп арыган инспекторлар матурлык сөйгән балалар тәрбияләргә дә өлгерә. Акциянең истәлеге итеп күргәзмә хуҗаларына кечкенә бүләкләр тапшырылды.

Бүлекчә бихисап объектларны саклый. “Батырша” музее шуларның берсе. Музей директоры Рәфис хәзрәт Муллагатдәр билгеләвенчә, биредә урындагы тарих һәм мәдәниятнең тиңсез истәлекләре тупланган. Музейдагы кулъязма китапларның бер-берсе заманында бер көтү мал бәясенә торган. Акциядә катнашучылар музейга экскурсия кылдылар.

Бу заманда һәркем үзенчә бай. Ә байлык дигәнең беркемгә дә җиңел юл белән килми. Шул хакта уйланганда, объектлар иминлеге сагында торган ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәреннән дә хөрмәтле кеше юктыр, мөгаен. Алар хәвеф-хәтәр яныган хезмәт ияләре. Таләп ителсә, бүлекчә хезмәткәрләренә көч, корал да кулланырга туры килә. Ә мондый хәлләр гомерләр өзелү белән дә тәмамланырга мөмкин.
Бүлекчә тарихында хезмәткәрләргә берничә тапкыр җинаять кылынган урыннарда булырга туры килә. Әлеге дә баягы, җиңел юл белән мал табарга теләүчеләр очраштырып тора бит. Каракларның эзенә тиз арада төшә алар.

Соңгы елларда безнең райондагы бүлекчә тыныч шартларда эшли. Моннан соң да бүлекчәнең диспетчер хезмәтенә борчулы сигналлар килмәсен!

Безнең районнан соң акция “хуҗа”сы —Нафаня Яңавыл шәһәренә юл алды. Сентябрь ае уртасына кадәр ул шушы ведомстводан тыш хезмәте булган барлык районнарда һәм шәһәрләрда кунакта булырга өлгерәчәк.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.