27 Июнь, 2013 - 14:27.Район сулышы

Яшьлекнең иң якты хатирәләренең берсе мәктәп белән хушлашуга бәйле.

Балачак иле артта кала сыман. Алда зур тормыш колачын җәеп каршы ала. Чыгарылыш кичәсендә күркәм традиция буенча егет һәм кызлар моңлы көйгә вальс әйләнәләр. Гүзәллек һәм кыюлык чагылган йөзләре илаһи моңнан яктырып киткәндәй тоела.

Тәүге сынаулар, җитди имтиханнарны үтеп күңелләренә хуш килгән һөнәрне һәркайсы сайлар.

Тормыш мәшәкатьләре яшьләрне үз әйлән-бәйләненә чакырыр. Киртәләрне исән-имин үтсеннәр һәм илебезнең лаеклы кешеләре булсыннар, дип телисе килә.