ЧИШМӘЛӘРНЕҢ ЧЫЛТЫРАП АГЫШЫ

Кеше бер генә минут та сусыз тора алмый. Су үзенә бар нәрсәне дә ала һәм бирә. Суга әйбер ташларга, хәтта су янында начар сүзләр әйтеп әрләшергә дә ярамый. Борынгылар таң суы бигрәк тә шифалы дигәннәр. Чынлап та, таң суы көч биреп кенә калмый, бик күп чирләрдән дә дәвалый. Мәсәлән, тамак шешен, ашказанны һәм күзләрне дәвалаганда да аны кулланалар. Эчәр суларыбыз турында күп сөйләргә була.

Без күз карасы кебек чишмәләребезне сакларга, карарга тиешбез. Безнең Сәйтәк авылы халкы бик уңган, киң күңелле кешеләре белән билгеле. Авылның кыйбла ягында көмеш сулы чишмә челтерәп агып ята.

Моннан 300 ел чамасы элек яшәгән Әшрәф хәзрәт ул чишмәне сайлап алган, чөнки тау астыннан җиделәп күзәнәктән су агып чыккан булган. «Бу су бары тик эчәр өчен һәм күз-авызны чайкатыр өчен генә ярый», — дип әйтеп калдырган ул. Бу хакта зур әниләр буыннан-буынга кисәтә килгәннәр. Шулай ук моңа бәйле ис китәрлек вакыйгалар да булгалаган. Мәсәлән, чишмә тавы чокырына карьердан ташлы балчыгын юлларга алгач, чүп түгәргә дигәч чишмә агудан туктады. Бу гаҗәп хәлгә бар авыл халкы аптырады. Еллар буе агып яткан су агудан туктасын инде?! Чүплекне башка җиргә күчергәч кенә су янә ага башлады.
2005 елда иганәче Булат Хөсәенов ярдәме белән чишмәне тергезделәр. Бу эшне Ханиф Саяпов оештырды. Ришат Таҗетдинов белән Әниф Арслановлар бурасын бурап, түбәсен эшләделәр. Тирә-яктан койма тотарга һәм буярга югары оч кешеләре үзләренең зур өлешен кертте.

Агымдагы елда чишмәнең суы эчәргә яраксыз дигәч халык сусыз калды. «Нишлибез инде», — дип елап килүчеләр дә булды. Һәм тиз арада киңәшләшеп чишмәне чистартырга булдык. Бу 2012 елның 21 июнь көне иде. Илшат Вәлиев үзенең техникасы белән балчык китереп, плитәләр салуда, Рөстәм Гыйльванов үзенең техникасы белән балчык ташуда Камил Ахмадуллин тимер торбалардан басма эшләүдә ярдәм иттеләр. Чишмәнең эчен тазартканда Альбис Саяпов, Марат Вәлиуллин, Рәфис Гардеевлар алмашлап эшләделәр, хатын-кызлардан Зәбирә, Бәһия, Гөлфирә, Әлфия, Флүзәләр аны ташып тордык. Безгә Рәис Сәхипов та булышты. Егетләр Ильяс Тагрифуллин, Ханиф Саяпов, Фәнәви Сәхипов, Салават Әхмәтсафиев, Фәнзәви Хөсәенов, Айдар Шәрифнуров, Азат Сираев, Рәлиф Саяпов көн озыны чишмәне төзекләндерүдә катнаштылар.

Иртәгәсен чишмәбез агып үз юлын алды. Олы буын кешеләре сөенеп рәхмәтләрен, изге теләкләрен әйтеп су ала башладылар. Авылда яшәүче изге күңелле кешеләрем барлыгы белән горурланып, аларга шушы изге эшләре өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Икенче көнне Айдар Саяпов чишмәнең суын Уфа шәһәренә анализга илтеп бирде. Күп тә үтмәде су эчәргә яраклы дигән җавап килде.
Безнең авыл чишмәсе тирә-якка билгеле. Балтач, Пермь, Нефтекама, хәтта Уфа якларыннан да су алырга килүчеләр бар. Чишмә суы җәрәхәтләрне (язва), тамак шешен, эчәк авыруын, күзләр күрү сәләтен дәвалаганда да файдалы. Иртәнге сәгать алтыда бер стакан су эчсәң бар организмны шлаклардан арындыра, көч-куәт бирә.

Район халкына шуны әйтәсем килә: зинһар өчен чишмәгә акча салмагыз, тирә-ягын чүпләмәгез, хәтта аның янында спиртлы эчемлекләр дә кулланмагыз. Ә бары тик матур сүзләр әйтеп, изге теләкләр теләп су алыгыз. Су — яшәү чыганагы, аның кадерен белик, җәмәгать.

Гөлфизә САЯПОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.