ЧИРАТТАГЫ КИҢӘШМӘ ЭКСПЕРТИЗАЛАР ҮТКӘРҮ БУЕНЧА ИДЕ

Бүгенге тормышта җинаятьчелекнең артуы хафага сала. Аларны ачыклаган вакытта полиция хезмәткәрләренә төрле вакыйгалар белән очрашырга туры килә.
22 март көнне Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сорау алу оешма идарәсе инициативасы белән Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының «Балтач» муниципаль бүлегендә төбәк киңәшмә үтте.

Чарада Балтач, Аскын, Караидел, Мишкә, Борай, Тәтешле районнары буенча эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә җинаять буенча тикшерү үткәрүдә килеп туган проблемалы мәсьәләләрне алдан тикшерү мәҗбүри булмаган очракларны тикшерүгә багышланган иде. Киңәшмәне Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сорау алу оешма идарәсе начальныгы урынбасары, полиция полковнигы Зилә Рузанова алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук БРның Балтач район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы Фәрит Әхмәдуллин, Балтач районы буенча суд участогының мировой судьясы Гүзәл Гильмуллина, Тәтешле районының СМО суд-медицина эксперты Алик Садртдинов, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЭКЦ 2 санлы районара эксперт-криминалистик бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Газинур Әхмәтьяровлар катнашты. Суд-медицина эксперты Алик Гадельян улы киңәшмәдә катнашучыларны суд-медицина экспертизасын билгеләү һәм үткәрү тәртибе, аларны үткәргәндәге таләпләр белән таныштырды. Гомумән, саннар теле белән әйткәндә соңгы елларда Тәтешле районының суд-медицина экспертизасында 2009 елда — 721, 2010 елда — 517, үткән елда 417 экспертиза үткәрелгән.

Арытабан киңәшмә эшендә катнашучы Газинур Рәис улы җинаять урынын тикшерү барышы тактикасы һәм методикасы белән, төрле эзләрне, җинаять кылуда кулланылган коралларны ачыклаудагы үзенчәлекләрне, криминалистик техниканы куллану ысуллары белән таныштырды. Шулай ук җинаять урынында тикшерү алып барганда еш күзәтелә торган җитешсезлекләрне дә телгә алды.

Киңәшмә барышында квартираны талау кебек җинаять урыннарын тикшерүдәге тактика һәм методика турында уку-методик фильм да күрсәтелде.

Сорау алу оешма идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Зилә Зөфәр кызы республиканың сорау алу бүлекчәсенең эшчәнлегенә йомгак ясады. Һәм бүгенге көн өчен сорау алу бүлекчәсе хезмәткәрләре алдында торган бурычларны билгеләде. Киңәшмә барышында сорау алу бүлекчәсе хезмәтендә килеп туган проблемалы мәсьәләләр каралды. Аеруча киң таралган җинаять-процессуаль законлылык таләпләрен бозган, сорау алу бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эшләрен тикшергән вакытта ясалган хаталарга тукталдылар. Киләчәктә аларны булдырмау һәм кабатламау чаралары күрелде.

Илдар НУРТДИНОВ,
Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгының «Балтач» муниципальара бүлегенең өлкән тикшерүчесе (дознаватель), полиция капитаны.