ЧИМАЛЫ СЫЙФАТЛЫ БУЛГАЧ...

„Общепит” кулланучылар җәмгыятенең ит һәм пилмән цехында җитештерелгән продукция: тәмле пилмәннәр, сусыл ярымфабрикатлар магазин киштәләрендә озак ятмый. Район халкы аларны еллар дәвамында сынап, башка җирләрдә әзерләнгәннәр белән чагыштыра. Нәтиҗәдә, үзебездә җитештерелгәнне сайлап ала. Бу очраклы түгел, чөнки биредә сыйфат төшенчәсе иң мөһиме. Ит Штәнде авылында урнашкан мал сую цехыннан сатып алына, шунлыктан аның сыйфатына шик булырга мөмкин түгел. Ярымфабрикатларга төрле консервантлар, соя кушылмый. Барлык факторларга бәйле җитештерү күләме дә арта.

Ит цехында өч төр пилмән ясыйлар. Барлыгы 59 төр ит һәм ярымфабрикатларга сертификат алынган. Биредә эшләүче уңган пешекчеләр котлетлар, хинкали, голубцы, фарш, шашлык, тефтели, фрикадельки кебек ризыклар әзерли. Телисең икән төрле формада, төрле зурлыкта, сөякле һәм сөяксез ит тә сатып алырга мөмкин. Халыктан заявкалар да кабул ителә.

Ит цехы пешекчесе Рәйсә Галимҗанова биредә озак еллар эшләгән, иң тәҗрибәле һөнәрманнарның берсе. Рәйсә Әдип кызының биредәге хезмәт стажы дүрт дистә елга якын. Үз эшенә үтә дә җаваплы ул. Шуңа да коллективта аңа ышаныч зур. Ул балык тозлау остасы да. Ул тозлаган сельд балыгы район үзәгендә дә, авыл магазиннарында да тиз арада сатыла. Аның оста куллары әзерләгән балык „Балтач кафесы”нда үткән бәйрәм өстәлләрендәге салатларның да төп ингредиенты.

Пилмән цехындә эшләүчеләр Рәфисә Вәлиәхмәтова, Регина Хәлиуллина һәм Лидия Нәбиевалар да остазларыннан калышмый. Аларның да теләге— сатып алучыларны күбрәк җәлеп итү.