Рамил Шафиев минем күз алдымда үсте. Ул минем укучым. Мин аның бәләкәй чагыннан ук спортка тартылуын күреп соклана идем. Җиргә кар төшкәнен көтеп алган чаклары гына да ни тора. Чаңгыга басарга ашкынып торган Рамил малай чагыннан ук кыш җиткәнен ашкынып көтте. Уйнарга ул гел чаңгыда чыкты. Нәтиҗәдә, мәктәп яшенә җиткәндә, спортчы булып өлгергәнен сизми дә калды.

Район күләмендә үткән чаңгы ярышларында күп тапкырлар мәктәп абруен күтәрде. Тугызынчы сыйныфтан соң педагогия коледжына укырга барырга теләк белдергәне турында ишеткәч беркадәр борчылып та куйган иде. Ни дисәм дә, көчле спортчы. Мәктәпнең йөзек кашын читкә җибәрәбез сыман.
Бүген ул Благовещен педагогия коледжының физкультура бүлегендә белем ала. Спорттан аерылмый. Аның уңышлары турында ишетеп әледән-әле горурланабыз. Республиканың урта махсус белем бирү уку йортлары укучылары арасында Күмертауда үткән полиатлон ярышларында, Рамил 225 очко җыеп, спорт мастерлыгына кандидат минимумын яклады. “Лыжня России” акциясе кысаларында үсмерләр арасында үткән бәйгедә Благовещен шәһәрендә беренче урынга чыккан иде. Ике тапкыр утыз километр дистанциядәге марафонда катнашты. Благовещен шәһәрендә оештырылган тагын да ике бәйге нәтиҗәләре буенча ул призлы урынна яулады.

Янә бәйге. Бу юлы республиканың кече шәһәрләре чаңгычылары арасында чемпионат. Монысында да Рамил сынатмый. Тимераяк йөреше белән узышта икенче урынга чыга. Ә классик йөреш белән узыш нәтиҗәләре буенча пьедесталның беренче баскычына күтәрелә.
Афәрин, Рамил! Укуыңда уңышлар юлдаш булсын! Спорттагы казанышларың белән авылдашларыңны тагын да сөендерерсең әле. Кулларыңа диплом алгач та үзең кебек спортчылар үстерергә язсын!

Артур Галимханов,
Яңа Ямурза урта мәктәбе физкультура укытучысы.

Газим Талипов фотосы.