БУЛАЧАК ХӘРБИЛӘР ТӘРБИЯЛИЛӘР

6 август көнне «Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда өченче агымны ачу тантанасы үтте. Агым «Яшь спецназчылар» исеме астында эшлиячәк. Бу юлы лагерь 40 балага үз ишекләрен ачты. Хәрби-патриотик профильле агымда балалар сәламәт һәм файдалы ял итсен өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Алар җәйге ялдан соң яңа уку елына көч туплап, физик формаларын яхшырту өчен килгәннәр. Кыскасы, биредә булачак спортчылар, Ватанны саклаячак егетләр тәрбияләнә дисәк тә була.
«Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда балаларның ялын оештыру өчен район бюджеты һәм район яшьләр комитеты тарафыннан акча бүленгән. Агымдагы елда бу юнәлеш өчен бүленгән акча 300 меңгә якын сум тәшкил итә.

Өченче агымны тантаналы ачу чарасында балалар һәм лагерь хезмәткәрләре адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрне район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова, яшьләр комитеты рәисе Айдар Сираев, лагерь начальнигы Роза Мифтаховалар җиткерде.

Лагерь начальнигы Роза Рәхимҗан кызы: «Ял итү программасы балаларда патриотик рух, сәламәт тормыш тәрбияләүгә юнәлтелгән. Көн саен төрле күнегүләр, спорт ярышлары, кызыклы конкурслар оештыру планлаштырылган», — дип билгеләп үтте. Югары категорияле, тәҗрибәле вожатый Альфред Фазылов, Сергей Галузин, Данис Вәлиев, Ирек Камалов, Айрат Садыковлар һәм хезмәтләндерүче персонал балаларның ялы күңелле, хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен бар тырышлыкларын сала.

«Алтын башак»та укучыларның берничә генә көн ял итүләренә карамастан, төрле кызыклы чаралар оештырылган да инде. Беренче көннән танышу буенча оештырылган уен-конкурслардан башланган ял вакыты Русиянең хәрби хезмәте турында викторина, «Олимпийский калейдоскоп» кебек конкурслар белән дәвам итә. Кыскасы, монда үткәрелгән һәр чара балаларга әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә, аларны коллективта яшәргә, бер-береңә ярдәм итү һәм дусларча булырга өйрәтүгә юнәлтелгән.

Гөлшат ЮНЫСОВА.