БӨТЕНРУСИЯ АВЫЛ УЕННАРЫНДА — ИКЕНЧЕ УРЫН

2 Апрель, 2013 - 09:08.Район сулышы

Түбән Карыш Авыл биләмәсе гер спортчылары 28 февральдән 4 мартка кадәр Красноярск шәһәрендә үткән VI Бөтенрусия кышкы авыл спорт уеннарында Башкортстан командасы составында чыгыш ясады.

Ильяс Шәймөхәмәтов гәүдә авырлыгы 105 килограммнан артык булган спортчылар арасында герне этеп күтәрү күнегүләрендә — икенче, кинәт тартып күтәрү күнегүләрендә дүртенче урынга чыкты. Фиданис Закиров гәүдә авырлыгы 63 килограммга кадәрге спортчылар арасында герне этеп күтәрүдә — дүртенче, кинәт тартып күтәрүдә алтынчы урынга чыкты. Фәнүзә Вәлинурова гәүдә авырлыгы 68 килограммнан артык булган хатын-кызлар арасында — сигезенче, Баязитова Эльвира гәүдә авырлыгы 68 килограммга кадәр булган хатын-кызлар арасында җиденче урыннарга лаек булдылар. Гомум алганда районның гер спортчылары Башкортстан командасына 525 очко китерде.