БЕЗНЕКЕЛӘР ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА

22нче Авыл спорт уеннары кысаларында хоккей чемпионатының регуляр матчлары кызу барды. Чемпионатта елның-елында катнашып нәтиҗәле уеннары белән җанатарларны сөендергән «Танып» хоккей клубының ир-егетләр командасы бу юлы да чемпионатның финал ярышларына үтте.

Команда ныгый. Яшь көч белән тулылана. Быел моңа кадәр Үсмерләр хоккей лигасының район командасы форвардлары булып торган Финарис Ягафәров, Илсур Шәяхмәтов(икесе дә Тучыбайдан), Динар Нуриев, Рөстәм Баутдинов, Альберт Шакиров, Алмаз Хәмитов клубның төп командасына күчтеләр.

Ниһаять, плей-оффның хәлиткеч этабы җитте. 20 февраль көнендә “Танып” клубы хоккейчылары, муниципаль район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе Данис Шакиров җитәкчелегендә, Чишмә посёлогына, чемпионатның финал ярышларына юлланды. Сигез команда. Ике төркем. Таныплыларга Раевка, Чишмә посёлоклары, Караидел районы командалары белән очрашасы. Бары да көчле командалар. Сүз дә юк. Финалга очраклы командалар чыкмый.

“Танып”—Чишмә районы командалары арасында үткән очрашу нәтиҗәсен өстәмә вакыттагы уен хәл итте. Өстәмә вакыттагы уен башланып унбиш секунд үтүгә һөҗүм итүче Илгиз Галиакбиров “Танып” командасын алга чыгарды. “Раевка”—“Танып” арасында үткән уен да матчның төп вакыты эчендә җиңүчене ачыклый алмады. Исәп 3:3. Тагын да матч өстәмә вакытта дәвам итә. Ә ул өстәмә вакыттагы уен башланырга да өлгермәде диярлек.

Егерме секунд вакыт үтүгә янә Илгиз Галиакбиров “гол”ы “Танып”ның турнир таблицасындагы хәлен тагын да яхшыртты. “Караидел”—“Танып” арасындагы матч җиңүчесен дә өстәмә вакыт эчендәге уен хәл итте. Кызганычка каршы, бу юлы балтачлылар отылды.

Ә чемпионатның өченче урыны өчен үткән уенда “Танып”ка Әбҗәлил районының “Аргамак”ы белән очрашырга туры килде. Тик “Аргамак” никадәр җитез булса да, “Танып”ның көчле ташкынына каршы тора алмады. Исәп 3:1 —балтачлылар файдасына. Нәтиҗәдә, Кышкы олимпиада тәмамланган көнне “Танып” җиңү белән кайтты. Спорт өлкәсендә Балтач янә мактаулылар пьедесталында. Ул гына түгел, үз амплуасында иң яхшы буларак танылган уенчыбыз да бар. Рамил Шәйхетдинов чемпионатның “Иң яхшы капкачысы” бүләгенә лаек булган