БЕРЕБЕЗ ӨЧЕН БЕРЕБЕЗ КИРӘК, ДИП...

Узган елда Чокалы авылында яшәүче
Нәҗибә һәм Мәгърүф Исхаковлар гаиләсе алмаз туйларын каршылады

Ярты гасырдан артык бер-берсен аңлап, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган хөрмәтле парлар гомерләрен заяга уздырмаган. Намуслы хезмәт көче түгеп, тату гаилә учагын әлеге көнгә кадәр саклый алган күркәм гаилә тик хөрмәт сүзләренә генә лаек.

Намуслы хезмәт юлы үткән Исхаковлар үзләренең бай тормыш тәҗрибәсе аша туплаган асыл сыйфатларны балаларында да, оныкларында да тәрбияли алган.

Мәгърүф Әгъләм улының үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Әгъләм Бөек Ватан сугышына китеп һәлак була, әнисе Зәйтүнә дүрт баланы ялгызы тәрбияләп үстерә.

Менә шулай, бихисап еллар үтеп, егет булып өлгергән Мәгърүфне дә хәрби хезмәткә чакыралар. Армиядән соң Мәгърүф хезмәт юлын Матросов исемендәге колхозда башлый. Сигез яшьтән үк эшләп үскән Мәгърүф Исхаков үгез җигеп җир сөрә, озак еллар ат асрый, колхозда ашлык саклау склады мөдире, бригадир ярдәмчесе булып та эшли. Уңган, егәрле егетнең булдыклылыгын тиз арада игътибарга алалар һәм аны һөнәрчелек училищесына, киң профильле механизаторлар курсына укырга җибәрәләр. Һөнәри белем үзләштергән белгечне тәүдә районның Максим Горький исемендәге колхозына, аннары Фрунзе исемендәге колхозга тракторчы итеп билгелиләр. Мәгърүф Әгъләм улы утыз елдан артык „Чулпан” колхозында тракторчы, механизатор вазифаларында хаклы ялга чыкканчы көч сала.

Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән намуслы хезмәте өчен „Коммунистик хезмәт ударнигы”, „Почётлы колхозчы”, „Хезмәт ветераны” кебек мактаулы исемнәргә лаек була.
Караидел районының Тайкаш авылы кызы Нәҗибә белән гаилә корып җибәрәләр, дүрт бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Балалары: Нәзиха, Рәсимә,Әлфинә, Өлфәт үрнәкле гаилә учагында—ата-ана тәрбиясендә тәртипле, эшсөяр булып үсәләр.

Аларның матур гаилә корып яши башлауларына алтмыш ел тулды. Менә шулай, сырхауларга баш ими, җан тынычлыгында, балаларының ихтирамын тоеп, тугыз оныгы һәм алты туруннарының уңышларына сөенеп матур картлык көннәрен кичерә бүген хөрмәтле өлкәннәр.