БЕЛЕМ ӨСТӘЛЕП ТОРСА ЯХШЫ

Һөнәрман дипломга ия булды да белемен камилләштерүдән тукталырга тиеш дигән сүз түгел. Чөнки һәр көн кешегә нинди дә булса яңалык бүләк итә. Яңадан-яңа ачышлар ясала, тармаклар яңа технологияләр үзләштерә, әлегә кадәр билгеле булмаган чирләр дә килеп чыгып тора... Квалификация күтәрү курсларының максаты белгечләргә тармак өлкәсендәге менә шул яңалыкларны җиткерүдән гыйбарәт.

Аграр сәнәгать комплексы белгечләренең әзерлеген күтәрү элегрәк Башкортстан авыл хуҗалыгы кадрларының квалификациясен күтәрү һәм кабат укыту институтында башкарыла иде. Соңгы елларда бу эш белән Башкорт дәүләт аграр университеты каршында өстәмә һөнәри белем бирү институты да шөгыльләнә.

Сүз юк, уку йорты шартларында белем күтәрү нәтиҗәлерәк. Ләкин кесә ягын уйлаганда, белем күтәрү кыйммәткә төшә. Шуңа да хәзер уку йорты белгечләрен урыннарга чакыртып лекцияләр оештыру практикалана.

Безнең районның ветеринария белгечләренең белемен күтәрү тарихында күчмә курслар әле беренче тапкыр. 87 санлы һөнәрчелек училищесы базасында оештырылган бу курслар ике атна дәвам итәчәк.

—Курсларның яз айларына планлаштырылуының да сәбәбе бар. Чөнки нәкъ менә шушы чорда сыерларның матдәләр әйләнеше бозыла, нәтиҗәдә, алардан чирләргә табигый рәвештә каршы торырга сәләтсез дип әйтерлек бозаулар туа. Яшь терлекләрдә моңа бәйле бактерия, вирус табигатендәге һәм йогышсыз чирләр килеп чыгу мөмкинлеге арта. Димәк, яшь терлекләрнең чирләрен профилактикалау һәм аларны дәвалау юнәлешендә ветеринария белгеченә конкрет хуҗалыкка хас алымнар уйлап табарга туры килә. Курсларның программасын да урыннардагы белгечләр үтенечен исәпкә алып төзибез,— ди лектор, Башкорт дәүләт аграр университеты каршындагы өстәмә һөнәри белем бирү институты доценты, ветеринария фәннәре кандидаты Нәфисә Йосып кызы Мусина.

Бу көннәрдә районның штаттагы барлык ветеринария белгечләре “Яшь терлекләрнең йогышлы авырулары һәм авыл хуҗалыгы яшь терлекләренең сакланышын тәэмин итү юнәлешендә заман казанышлары” дип аталган программада каралган лекцияләр тыңлыйлар.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Лектор Нәфисә Мусинаның йөзе тыңлаучыларга яхшы таныш.

Белгечләр лекцияләрне игътибар белән тыңлый.

Автор фотолары.