БӘЙГЕГӘ ЛАЕКЛЫЛАР ГЫНА ЧЫГА!

1 санлы Иске Балтач урта мәктәбендә “Ел педагогы - 2012” район конкурсы үтте. Район Хакимиятенең мәгариф бүлеге, балалар иҗат үзәге һәм спорт мәктәбе оештырган бәйге балаларга өстәмә белем бирүнең ролен күтәрүгә юнәлтелә. “Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Районда балаларга өстәмә белем бирү буенча эшләгән ике учреждение педагоглары да бәйгедә катнашу өчен зур әзерлек эшләре алып барды. Бүген алар арасыннан иң талантлысын сайларга кирәк. Җиңүче республика күләмендә район исемен лаеклы якларлык булсын!” — диде конкурсны ачу тантанасында балалар иҗат үзәге директоры Азат Әхкамов.

Бәйгедә җиде педагог катнашты. Беренче этапта алар үзләре турында мәгълүматларны, белем бирү программаларын оештыру комитетына тапшырдылар. Икенче этапта конкурсантлар үзләре эшләгән программалар буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. Бәйгенең өченче этабы сәхнәдә үтте. Педагоглар тамаша залында утырган хезмәттәшләре белән мәгариф өлкәсенә булган карашлары, фикерләре белән уртаклашты. Тормышта нинди юнәлешләргә өстенлек бирә алар? Сайлаган һөнәрләренә, балаларга мөнәсәбәтләре нинди? Балалар иҗат үзәгенең “Калейдоскоп” берләшмәсе җитәкчесе Нәсимә Әминова эшчәнлегенең максатын “арытабан балалар сәләтләрен үстерерлек нигез салу”да күрә. Ул укучыларның үзаллы башлангычларын яклауны мөһим принципларның берсе дип саный. “Калейдоскоп” берләшмәсендә балалар чигәргә өйрәнә. Кулларның вак хәрәкәтләрен яхшырту күнегүләре баланың акыл үсешенә дә уңай тәэсир итә. Нәсимә Әминова В. Сухомлинскийның: “Кулында осталык күбрәк булган саен бала аңлырак була” — дигән сүзләрен девизы итеп китерде. Лариса Нуртдинова “Кәгазь фантазиясе” берләшмәсен җитәкли һәм балаларга оригами серләрен өйрәтә. Яшь үзенчәлекләренә карап укучылар үз куллары белән әйберне эшләп, төгәлли алырлык темалар сайлый ул. Бу ике катнашучының күргәзмәләре дә конкурс сәхнәсенең бизәге булды. Радиотехника берләшмәсен җитәкләүче Максим Ахтариев жюри әгъзаларының игътибарын оста сөйләве, сәхнәдә үзен иркен тотуы белән яулады. Конкурста төп эшләре белән беррәттән өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Гөлназ Сабирова 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбендә укыта һәм “Яшь тавышлар” берләшмәсен җитәкли.

“Балачак — киләчәккә әзерләнү вакыты түгел, ул кеше гомеренең бер өлеше. Мин укучыларымны бүген матурлыкны күрергә өйрәтәм. Һәр бала үзенә генә хас сәләткә ия”, — дип үз фикерләрен әйтте Гөлназ Рамил кызы. Ул үзе дә, укучылары да мәктәп һәм район күләмендә үткән чараларда еш чыгыш ясыйлар. Җәлил Гафуров — Тучыбай урта мәктәбе укытучысы. Ул балаларга туризм серләрен өйрәтә. Район ярышларында җиңүләр, республика ярышларында призлы урыннар яулаган укучылары белән горурлана педагог. “Тәрбия эшендә сабырлык, ярату, изге күңел, юмартлык, юмор хисе һәм балаларга ышану кирәк”, — дип исәпли ул. Тәрбияченең: “Мәктәптә ир-ат укытучылар булуы мөһим. Ир-атсыз мәктәп — атасыз гаилә кебек!” — дигән сүзләре дә игътибарга лаек, әлбәттә. Мәктәпкә 28 ел гомерен биргән укытучы, БРның мәгариф алдынгысы, балалар иҗат үзәге белән дә күп еллар хезмәттәшлек итә.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән конкурста ике педагог катнашты. Хоккей буенча тренер Руслан Әхмәтов “хоккей белән шөгыльләнү яшүсмерләрдә рух ныклыгы, ирләрчә холык, чыдамлылык” тәрбияли дип саный. “Физик әзерлек беренче чиратта балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән булырга тиеш. Бу турыда бер дә онытырга ярамый. Күнегүләрне эзлекле рәвештә, мускулларны үстерүне күз уңында тотып бирергә кирәк”, — дип тренер укыту программасының нигезләре белән таныштырды. Хоккей уенының яшүсмерләрдә тәртип тәрбияләвен дә ассызыклады ул.

2005 елда спорт мәктәбенә самбо буенча тренер булып эшкә килгән Гөлнара Глимҗанова “нәтиҗәләргә ирешер өчен педагог үзе күп укырга, шәхси үсеше белән шөгыльләнергә тиеш” дип билгели. Әлеге вакытта ул баскетбол һәм гимнастика секцияләрен җитәкли. Гөлнара Глимҗанова күрсәткән саклану алымнары да тамашачыларда кызыксыну уятты.

Өч этапта алган бәһалар буенча Лариса Нуртдинова — беренче, Гөлназ Сабирова — икенче, Нәсимә Әминова өченче урыннарга лаек булды. Руслан Әхмәтов — “Үз эшенең остасы”, Максим Ахтариев — “Күңел матурлыгы һәм сөйкемлелек”, Гөлнара Глимҗанова “Өмет” номинацияләрендә билгеләнде. Бәйгенең Гран-при бүләген Җәлил Гафуров яулады. Өстәмә белем бирү педагогларының республика конкурсында катнашачак райондашыбызга уңышлар юлдаш булсын!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.