БАШКОРТСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕНДӘ

Спорт мастерына кандидатлык разряды РФ субъектлары күләмендә үткән ярышларда яклана. Гер спортчылары өчен нормативлар буенча бу разрядка ия булу өчен 32-шәр килограммлы герләрне озын циклда — 35, ике төр күнегүләрдә 60 тапкыр күтәрергә кирәк.

Күптән түгел Бөре шәһәрендә гер спорты буенча Башкортстан беренчелеге үтте. Ярышларда Югары Карыш урта мәктәбе укучылары Илнур Ханов һәм Самат Фархетдиновлар катнашты. Илнур гәүдә авырлыгы 68 килограммга кадәр булган спортчылар арасында озын циклда беренче урынны алды һәм спорт мастерына кандидат исемен исбатлады. Самат гәүдә авырлыгы 63 килограммга кадәрге спортчылар арасында чыгыш ясады һәм спорт мастерына кандидатлык нормасын үтәде. Егетләрне яулаган уњышлары белән котлыйбыз!