БАШКАРЫЛГАН КҮРКӘМ ЭШЛӘР САБАН ТУЕНА ОЛЫ БҮЛӘК

8 Июнь, 2013 - 08:21.Район сулышы

Һәр халыкның үзенә хас гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре бар. Язгы кыр эшләре тәмамлануын бәян итеп килгән Сабан туе безнең халыкта көтеп алынган һәм милләтебезнең картаймас бәйрәме булып кала.

Бу бәйрәм табыннарыбызда икмәк, йортларыбызда иминлек булачагына ышаныч бирә. Сабантуе инде мең ел дәвамында милләтебез рухына җан өрә.

Язгы кыр эшләренә һәм йомгак ясалган чорда үткән конкурс, бәйгеләргә нәтиҗә ясау, алдынгыларны хөрмәтләү Сабан туеның күркәм бер мизгеле. 2013 ел Сабан туен балтачлылар горурлык хисләре чолганышында каршылый. 62 мең гектар мәйданда чәчү кампаниясен игенчеләребез югары сыйфат белән, агротехник яктан иң кулай вакыт эчендә башкарып чыктылар. Язгы чәчү 40 мең гектарга якын мәйданда башкарылды. Шул исәптән алдагы уңыш өчен 12 мең гектар мәйданда арыш чәчелгән иде. Игенчеләребезнең, белгечләрнең һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең фидакарь хезмәтен Җир-ана лаеклы бәһалап югары уңыш бүләк итәр дип ышанам.

“Мотор”, “Россия” җәмгыятьләре, “Балтач” муниципаль- унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Правда”, “Рассвет” җәмгыятьләре һәм башка хуҗалыклар игенчеләре, белгечләре һәм җитәкчеләренең басу эшләрен оешкан төстә башкаруын аеруча билгелим.

Терлекчеләребез ирешкәннәрне дә бәһаламый мөмкин түгел. Алар тырышлыгы белән маллар кышлату уңышлы үтте, продукция җитештерү күләмен арттыруга ирешелде. Агымдагы биш айда район буенча 10081 центнер, үткән елның шул чорындагы дәрәҗәгә карата 159 процент күләмендә ит сатылды. Ел башыннан терлекчеләребез 36526 центнер сөт сатты.

Терлекчеләребез продукциянең бу төрен сату күләмен, үткән елның шул чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 5 процентка арттыруга ирештеләр. “Луч” җәмгыятендә, “Р.Ш.Дильмиев индивидуаль предприятиесе”ндә, “Восток” җәмгыятендә, Куйбышев исемендәге кооперативта бу өлкәдә аеруча үсеш тәэмин иттеләр.

Тармак эшчәнлеген тулырак бәһалаганда, күрсәткечләребез елдан- ел яхшыра бара. 2012 елда җәмәгать секторында җитештерелгән ит күләме 2011 ел дәрәҗәсенә карата —132, сатылган күләме 136 процент тәшкил иткән иде. Ә үткән елда сөт 2011 елдагыга караганда 4 процентка күбрәк җитештерелде һәм 7 процентка күбрәк сатылды. Соңгы биш елда район буенча авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 1,7 тапкыр, сөт җитештерү күләме—1,5, ит җитештерү 2 тапкыр артты.

Агымдагы биш ай эчендә күрсәткечләрнең тотрыклы рәвештә яхшыра баруы күзәтелә. Район территориясендә җитештерелеп 238 миллион сумлык продукция озатылды. Былтыргы дәрәҗәгә карата 144 процент бу. Төп капиталга инвестицияләр күләме 132 миллион сумга җитте. Ә үз табышыбыз үткән елның чагыштыру ясалган чор күрчсәткеченә карата 132,6 процент тәшкил итте.

Хуҗалыклар чәчү кампаниясендә Балтач сорт сынау участогында җитештерелгән орлык оригиналларын, югары репродукцияле һәм элита орлыклар файдаланалар. Сорт сынау участогы 350 тоннадан артык республика дәүләт реестрына кертелгән авыл хуҗалыгы культуралары сортларының орлыкларын җитештерә. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының 300 дән артык сортын сыный. Участок соңгы биш ел эчендә республиканың тиңдәш оешмалары арасында беренче гел-гел беренче урынны алып килә.
Быелгы чәчү кампаниясендә район басуларында бодайның экада-109, солының иртыш-22, арпаның Т-12 кебек яңа сортлары урнаштырылды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең материаль-техник базасы ныгый, техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алына. Хуҗалыкларга федераль һәм республика бюджетларыннан 39 миллион сумнан артык субсидия бүленде.

Республикада сөт җитештерүне арттыру максатында “500 ферма” комплекслы программасы тормышка ашырыла. “Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе дә шушы программага кертелде. Предприятиедә 400 серга исәпләнгән ферма төзү эшләре башланачак. Ә “2012-2014 елларга исәпләнгән башлап эшкә тотынучы фермерларны яклау” программасы буенча терлекчелек белән шөгыльләнерге теләк белдергән индивидуаль эшкуарга кара-чуар токымлы 25 баш сыер һәм МТЗ-82 тракторы сатып алу өчен 1,5 миллион сум күләмендә грант бирелде. Районның башка эшкуарлары да мондый формадагы ярдәмнән файдалана ала.

“Мотор” җәмгыяте кошчылык өлкәсендә уңышлы эшли. Каз үстерү белән шөгыльләнгән фермада ана кошлар саны 6 мең баштан арттырылды. Җәмгыятьнең ит ыслау, киптерү цехлары, үз кибете бар. “Мотор”да җитештерелгән продукция арадашчы катнашлыгыннан тыш кулланучыга барып җитә. Ел дәвамында, тереләй авырлыкта, 120 центнер кош ите җитештерелде, 85 центнер ит продукциясе һәм 45 мең баш каз бәбкәләре сатылды. Болардан 7 миллион сум күләмендә табыш алынды.

Районыбызның табигать шартлары умартачылык белән шөгыльләнү өчен дә бик уңайлы. Моны аңлаганнар бу мөмкинлекне тулы файдаланырга тырыша. Умартачылык үсешә бара. Район территориясендә җиде меңнән артык умарта исәпләнә. Бу өлкәдә Урта Елга авылыннан, шәхси хуҗалыгында 200 умарта караган Ямил Исламовны үрнәк итеп куярга мөмкин.

Елкычылык тергезелүе, балыкчылык белән шөгыльләнергә, бүдәнәләр, шиншиллалар үрчетү кебек эшчәнлекнең яңа төрләрен җәелдерергә теләк белдерүчеләр табылуы да шатлыклы хәл. Мондый инициативалар бары тик хуплана, андыйларга теләктәшлек күрсәтелә һәм ярдәм кулы сузыла.

Җәмәгать һәм шәхси секторларында маллар саны сакланышын тәэмин итүдә район ветеринария станциясе хезмәткәрләренең өлеше зур. Лаборатория-диагностик тикшерүләр, кисәтү чаралары вакытында башкарылу нәтиҗәсендә маллар арасында йогышлы, куркыныч авырулар баш күтәрүе күзәтелгәне юк.

Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында да районда күп эшләр башкарылды. Бу тема безнең районда берничә ел элек үк өстенлекле юнәлеш булып тора иде. Соңгы берничә елда йөздән артык чишмәне төзекләндердек. Рөхсәтсез рәвештә урнаштырылган чүплекләрне юк иттек. Барлык авылларда да экологик өмәләр үтә. Сулыклар тирәләре тазартыла, тәртипкә китерелә, территорияләрне яшелләндерү чаралары күрелә. Сабантуй үткәрелә торган мәйдан тирәсендә генә 3500 данә агач утыртылды. Ә район буенча быел утыртылган барлык агачлар саны алты меңнән артык.

Районның динамик рәвештә үсеш юлыннан баруы һәм барлык уңышлар—балтачлыларның уртак казанышы. Район үсеше өчен янып-көйгән, күңелендә ватанпәрвәрлек хисе булган һәркем үзенең тырышлыгы белән икътисадны үстерүгә өлешен кертә.
Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовка, Дәүләт җыелышы—Корылтайга, Республика Хөкүмәтенә, республиканың барлык министрлыкларын һәм Дәүләт комитетларына авыл эшчәннәренә карата хәстәрлек күргәннәре өчен барлык балтачлылар исеменнән рәхмәт белдерәм.