БАЛТАЧ ЧЕРНОБЫЛЬЧЕЛӘРЕ ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ АРТЫНДА ӘҢГӘМӘЛӘШТЕ

Бүген Чернобыль һәлакәтенә 30 ел .1986нчы елның 26нчы апрель көнендә атмосферага якынча 190 тонна радиоактив матдәләр ташлана. Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда, 90 тапкыр күбрәк нурланыш алалар.

Һәлакәт булганнан соң, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз кичә Район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов белән түгәрәк өстәл артында сөйләште.

Безнең районнан Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә 10 кеше катнашкан. Бүгенге көнгә аларның 9ы көндәлек мәшәкатьләргә чорналып яши. Район җитәкчесе проблемаларны түгәрәк өстәл артында уртага салып сөйләшергә чакырды. Булган сорауларга турыдан-туры җаваплар алу максатында, очрашуда район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗанова, үзәк район дәвахәнәсе баш врачы Арсен Гарипов, социаль страховкалау фонды начальнигы Алия Нәбиуллина, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Кадим Сәитов, БР Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигы Ансар Арслановлар катнашуы чернобыльчеләр өчен бик отышлы булды.

Нурланыш алган кешеләр өчен аеруча сәламәтлек мәсьәләсе иң кискене. Аларны даими тикшереп тору мөһим. Районның баш врачы Арсен Гарипов әйтүенчә, быел барлык чернобыльчеләр диспансеризация үтәчәк.

Чернобыль һәлакатен бетерүдә катнашкан ир-егетләр 50 яшьтән хаклы ялга туктый ала. Пенсиягә чыгу өчен кирәкле документлар турында да сүз алып барылды. Санаторий-курорт дәвалануы өчен путёвка алу буенча сорау бирүчеләр дә уңай җавап алды. Быел аларның саны күбрәк булуын әйттеләр.
Шунысы шатлыклы, безнең районда яшәгән чернобыльчеләрнең барысы да үзләренә каралган льготалардан файдалана. Торак шартларын яхшырту өчен федераль бюджеттан матди ярдәм алганнар, путёвкалар белән тәэмин ителәләр.Күченеп килгән чернобыльчеләр белән хәл башкачарак икән. Мәсәлән, Рәдис Ахунов Казахстаннан күченеп кайткан. Чернобыльче буларак документларын җыюда кыенлыклар кичергәнен әйтте. Кырмыскалы районыннан Мишәр авылына күченеп кайткан чернобыльченең тормыш иптәше Нәҗибә Макаева да ярдәм сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Аның тормыш иптәше Әнвәр Фәхри улы 1996нчы елда вафат булган. Нәҗибә Фәиз кызы яшәү шартларын яхшыртуда мохтаҗлык кичерә. Бу уңайдан ярдәм сорап килгән. Богдан авылыннан Финат Солтанов Чернобыль һәлакатенең 20 еллыгына булдырылган „За спасение погибавших” медале белән бүләкләнмәвенә карата үпкә белдерде. Җитәкчеләр аны да юллауда ярдәм күрсәтәчәкләрен җиткерделәр.

Үзләрен борчыган мәсәьәләләрнең уңай чишелешен, җитәкчелернең игътибарлы карашыннан соң, чернобыльчеләр якын туганнардай чәй табыны артына җыелды. Биредә яшь вакытлар искә алынды. Шундый очрашу оештырган район Хакимияте башлыгы исеменә рәхмәт әйтелде. Чернобыль атом электр станциясен һәлакәтенең 30 елллыгы уңаеннан медальләр кайтарылган һәм якын көннәрдә алар хуҗаларына тапшырылачак.