АЗАМАТ ЕГЕТ ИҢЕНДӘГЕ ИЗГЕ БУРЫЧ

20 Октябрь, 2015 - 14:46Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Ватан чикләрен саклау ир-егет иңенә төшә. Бу вазифа элек-электән шулай килгән. Ата- бабаларыбыз аны гомергә лаеклы үтәвен тарихка күз салу белән ачык аңлап була. Алар үрнәгендә яшь буын вәкилләре дә илне саклау бурычын шулай ук лаеклы үтәр, дип ышанасы килә.

Хәрби чакыру чорында ерак юлга чыгачак райондашларыбызга ихлас теләкләр җиткерү йөзеннән бер күркәм традиция буенча ел да „Призывник көне” үтә. „Балтач төбәгеннән Ватан сагына юлланучы егетләребезгә изге теләктә калабыз. Өлкәннәрнең яшьләргә әйтәсе сүзләре бар,” — дип тантананы алып баручы район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаровка сүз бирде. Киләчәк буын вәкилләренә аң-белем бирүгә бар булмышын багышлаган мөгаллим: ”Яшь егетләрне хәрби хезмәткә алынулары белән котлыйм. Бу хөрмәтле бәйрәм. Ватанны саклау иманнан, шулай ук конституция буенча ул һәр егетнең изге бурычы. Үз илен яклый алмагач ил таркала. Тарих елъязмасына күз салсаң, ир узаманы өч, дүрт, биш,алты ел дәвамында ил сагында булган.

Патша чорын искә алсаң, хәтта егерме биш озак еллар дәвамында Ватанына хезмәт итәргә бурычлы булганнар. Әлеге вакыттагы бер ел азамат егет өчен абруйлы вазифа. Шәхсән миңа сугышта булырга һәм җиде ел хезмәт итәргә туры килде.Ил иминлеген, азатлыгын саклап калдык. Хәрби хезмәт чыныктыра, дип әйтә алам. Читтә йөрсәгез дә бары да билгеле була ул.

Ата-ана йөзенә кызыллык китермәгез. Яхшы хезмәт итеп исән-сау кире әйләнеп кайтыгыз,” — дип үз иҗатыннан күчтәнәч итеп шигырь укып ишеттерде. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигы Ансар Арсланов бу күркәм чарада хезмәткә кагылган яңалыклар белән таныштырды. Хәрби чакыру эшчәнлеге белән бәйле район җитәкчелегенә, авыл биләмәләренә,ата-аналарга,табибларга ихлас рәхмәтен җиткерде.

Ватанга хезмәткә җибәрү — уртак эшне бердәм башкаруларын билгеләде, мөһим мәсьәләләргә, шул исәптән хәрби хезмәт егет биографиясенә биргән өстенлекләргә тукталып, ата-аналарның игътибарын аерым нечкәлекләргә юнәлтте. „Иртәгәсе солдатларыбызның хезмәт итәсе урыннары Калининградтан алып Курил утрауларына кадәр булырга мөмкин. Гомумән, якташларыбыз лаеклы хезмәт итә. Ата-аналарыгыз белән телефоннан аралашу белән беррәттән, хат язарга да онытмагыз. Шул очракта гына ныклы элемтә булдырыла. Төгәл адреслар билгеле була, ә читтә йөргәндә бәйләнеш өчен бу бик мөһим. Лаеклы хезмәт, ышанычлы дуслар, вакытлыча әти-әниләрегезне алыштырырлык яхшы командирлар телим”, — дип фикерләре белән уртаклашты Ансар Фазылкарам улы.

Иртәгә солдат киемен киясе егетләргә җылы теләкләрен сугыш ветераннары район советы рәисе Риф Шәрипов, яшьләр комитеты белгече Максим Ахтариев юлладылар. Бүгенге көндәге хәрби хезмәт итү барышы белән кичәге солдат Илназ Әхмәтов таныштырды. Тантанада җан атып утырган ата-ана фикерен Ришат Шәрипов җиткерде. Булачак солдатлар исеменнән чыгыш ясаучы Рөстәм Шәрипов исә өлкәннәр кебек үк алар да лаеклы хезмәт итәчәкләренә ышандырды. Бу буш сүз түгеллегенә тантана алдыннан үткән спорт ярышлары ачык дәлил. Анда уңышка ирешкәннәргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тантанада катнашкан һәркем хәрби хезмәт ир-атка хас яхшы сыйфатлар тәрбияләр, дигән ышанычта калды. Егетләр игътибарына эчтәлекле концерт тәкъдим ителде.