АВЫЛНЫҢ ҮЗ БАНКЫ БАР...

“Россельхозбанк” илнең банклар системасында тоемлы урын тота. Филиал челтәренең зурлыгы буенча ул Русиядә икенче урында. Илнең төрле нокталарында аның 1600 бүлекчәсе эшли. Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗан Республикаларында да “Россельхозбанк”ның вәкиллекләре бар. Иң мөһиме ул авыл өчен эшли.

Димәк, ул аграр сәнәгать секторы финанс-кредит системасының нигезе булып тора. Былтыр ил буенча 128 мең шәхси хуҗалык “Россельхозбанк” хезмәтеннән файдаланган. Аларга эшчәнлеген үстерү максатлары өчен үстерү максатлары өчен банк тарафыннан 32 миллиард сум күләмендә кредит бирелгән. 2010 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, кредитлау күләме ил буенча илле процентка арткан. Аграр сәнәгать комплексы билгеләнешендәге эре предприятиеләр дә, әлбәттә, банк ярдәменнән тыш ерак китә алмый.

“Россельхозбанк”ның Башкортстан төбәк филиалы да уңышлы эшли. Былтыр аның кредит портфеле 15 миллиард сумга җиткән. Банк хезмәткәрләрендә клиентлар белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләү максаты. Урыннарда моңа юнәлтелгән киңәшмә-укулар оештыралар. Шушы көннәрдә “Россельхозбанк”ның Иске Балтач, Борай, Тәтешле, Караидел авылларындагы, Яңавыл шәһәрендәге өстәмә офислары управляющийлары һәм кредит хезмәткәрләре катнашлыгындагы киңәшмә безнең районда үтте.

Киңәшмәдә катнашучыларны муниципаль район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов сәламләде, банк белән мөнәсәбәтләр турында таныштырды.

Банкның Иске Балтач авылындагы өстәмә офисы хезмәткәрләреннән бу киңәшмәдә управляющий Рәшит Исламов, баш экономист Әлфия Дәүләтбаева, әйдәүче экономист Руфина Әхмәрова катнаштылар.

“Россельхозбанк”ның Башкортстан төбәк филиалы директоры урынбасары Рәзилә Юнысова, кредит проектларын озату бүлеге начальнигы Зилә Мортазина, бәһалау һәм хәвеф-хәтәр контроле хезмәте җитәкчесе Татьяна Теплова, корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнара Янгурова, кредит проектларын анализлау һәм бәһалау бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Фәйзуллина программада каралган темалар буенча чыгышлар ясадылар.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.