“АВЫЛЛАРНЫ ЯМЬЛӘП БӘБИЛӘР ТУСЫН!”

Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның балалар бакчалары ачу турындагы башлангычы киң җәмәгатьчелек, бигрәк тә ата-аналар тарафыннан, хуплап каршы алынды. Демографик хәлне яхшырту максатында каралган чараларны тормышка ашыру туган балаларны тәрбияләү системасын камилләштерүне дә таләп итә. “Баланы тапкач, ничек тәрбияләрмен? Аны кайда калдырып эшкә чыгармын?” дигән сорауларга җавап таба алмаган ана гаиләсен ишәйтү адымына бармый. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: мәктәптә укыту программалары елдан-ел катлаулана. Өйдә генә тәрбия алып үскән баланың акыл үсеше белән бу яңалыкларны үзләштереп булмый. Балалар бакчаларында алган белемнәр булачак укучыларның уңышлылыгының да нигезе. Димәк, республика программасы шәһәр өчен генә түгел, авыллар өчен дә актуаль булып тора.

Балтач район Хакимиятенең дә балалар бакчалары челтәрен киңәйтү программасы бар. Аңа ярашлы, Илекәй авылында урнашкан социаль-мәдәни үзәк бинасы ремонтланды һәм 13 апрель көнне “Буратино” балалар бакчасы филиалы буларак ишекләрен ачты. Район Хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Айрат Акберов тантанада катнашучыларны котлап: “Бакчада гел яхшылыкка өйрәтәләр. Ата-аналарга моны аңлап, һәр иртәдә балаларны уятып, бакчага китерергә кирәк. Иренмәскә! Балалар бакчасы әниләргә эшкә чыгарга да мөмкинлек бирер”, — диде. “Чебурашка” исемен йөртәчәк филиалны Гөлфирә Хәсәнова җитәкли. Әлеге вакытта анда 15 бала йөри. Бакчаның ике йокы, бер уен бүлмәсе, залы, заманча җиһазландырылган аш пешерү бүлмәсе бар. Бина эчендә җылы, балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бакчада дүрт кеше эшли. Киләчәктә монда Илекәй авылыннан гына түгел, Мишәр, Яңа Балтач һәм район үзәгенең Илекәйгә якын урамнарыннан да балалар тәрбияләнә ала дигән фикер әйтелде бакчаны ачу тантанасында. “Файдаланылмаган бина аз вакыт эчендә дә ташландык хәлгә килә. Монда сайлаулар, Яңа ел бәйрәме үткәрдек. Авыл халкы соравы буенча бинаны балалар бакчасы итәргә карар ителгәч, мәгариф бүлеге тарафыннан ремонт һәм оештыру эшләре башланды. Бинаның бүгенге төсе, торышы илекәйлеләр өчен шатлыклы, әлбәттә”, — дип куанычын белдерде Иске Балтач Авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Глимҗанов.

”Чебурашка” — районда унбишенче балалар бакчасы. Бакча тәрбиясе балаларны көн тәртибенә, хезмәткә өйрәтә. Монда мәктәпкә әзерлек эзмә-эзлекле рәвештә алып барыла. Шуңа да ата-аналар балаларына көн саен бакчага барып, яңа белемнәр үзләштерергә булышырга тиеш”, — дип билгеләде мәгариф бүлеге җитәкчесе Нурия Сабирова. Рәмилә Бадамшина ата-аналар исеменнән район Хакимиятенә, бинаны ремонтлаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Авылыбызны ямьләп бәбиләр тусын! Балалар бакчасы гөрләп торсын!” — дип тәмамлады ул чыгышын. Аның сүзләре белән ризалашмый мөмкин түгел: әллә нинди матур бакчалар, мәктәпләр ачсак та, анда балалар тулып йөрмәсә, авылның киләчәге өметле булмаячак.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.