Район сулышы

Балтач егетләре армия сафларына юллана

15 Ноябрь, 2018 - 14:46

Көзге чакыру кампаниясе тулы куәттә бара. Күркәм традиция буенча иң беренче булып хәрби хезмәткә юлланучы балтачлыларны тантаналы рәвештә озату үтте. Таң атмас борын чарага егетләрнең ата-аналары, туганнары, дуслары, якыннары җыелды. Ил сакчыларына җылы мөнәсәбәтләрен, ихлас теләкләрен җиткерү өчен уңай форсат бирә мондый тантана.

Имән авылында— яшь фельдшер

18 Октябрь, 2018 - 16:58

Быел Нөркә, Иске Уразай, Тибел, Янтимер, Имән авылларында яшь фельдшерлар хезмәт юлын башлады. Чайковск шәһәрендә медицина училищесында һөнәр үзләштергән Гөлназ Фаридунова аларның сафын сентябрь аенда тулыландырды. Яшь белгеч туган авылы кешеләренең сәламәтлеге сафына басуыннан канәгать.

Иске Ямурза авылындагы һәйкәл

11 Сентябрь, 2018 - 15:36

Иске Ямурза авылы халкы өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл ачу быелгы елның истәлекле мизгелләрнең берсе булды. „Реаль эшләр” проекты кысаларында эшләнгән һәйкәл биредә яшәүчеләрне генә түгел, ерак сәфәрләрдән юл гизүчеләрне дә уйга калдыра...

„Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе тәмам

31 Август, 2018 - 15:54

1 июльдән 31 августка кадәр Башкортстанның Гаилә, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы инициативасы белән „Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үтте. Чараның максаты— тормышта авыр хәлләргә тарыган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү. Балтачлылар бу чарада актив кушылды.

Мәрхәмәтле егет һәм кызларыбыз бар

1 Июнь, 2018 - 16:47

Югары Карыш авылындагы социаль приютта бүген Борай, Мишкә, Тәтешле һәм Балтач районнарыннан 20 бала: 8 кызы һәм 12 ир бала тәрбияләнә.
Аларның иң кечесенә — 3 яшь, иң өлкәненә 17 яшь тулган. Мәктәпкәчә кадәр яшьтәге сигез сабый биредә көн күрә. Шәфкатьле кешеләр, төрле хәйрия фондлары әледән –әле матди яктан аларга ярдәм күрсәтә.

Матурлык дөньяны коткарыр

23 Май, 2018 - 16:25

Кичә район мәдәният сарае фойесында балалар сәнга

„ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРГӘН СӨЕКЛЕ БАШКОРТСТАНГА ДАН”

22 Май, 2018 - 10:42

„Тарих битләре” республика фестиваль-марафоны олы юбилейга мәдхия җырлау йөзеннән муниципаль районнар арасында үтә. Башкортстан Республикасы оешуының 100 еллыгына багышланган чара бу. Балтачлылар 18 май көнне башкалада, филармониядә районыбызның данлыклы тарихын битләп, үткәннәргә байкау ясады...

RSS-материал