Мәгариф

Елның иң яхшы укытучысы ачыкланды

26 Февраль, 2018 - 17:00

„Көньяк” микрорайонында урнашкан мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хәйрисламова „Иң иҗади укытучы” номинациясендә билгеләнде.

Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк

6 Февраль, 2018 - 09:44

Кышкы каникулда укучылар үзләренең күңеленә хуш килгән темаларны сайлап эзләнү эше язалар. Богдан гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәния Гыйләҗева ата-бабаларының тарихын өйрәнү белән мәшгуль булган.

Балтачта булачак механизаторлар беренче категорияле мастер кул астында һөнәр нечкәлекләрен үзләштерә

1 Февраль, 2018 - 16:51

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының производствога өйрәтү мастеры Илдар Меңнеәхмәтов гомере буе тракторда эшләгән. Соңгы 10 елда ул балаларны трактор йөртергә, аны хезмәтләндерергә өйрәтә. Беренче категорияле мастер карамагында бүген 24 студент һөнәр нечкәлекләрен үзләштерә.

Күңелдә озак сакланыр

26 Декабрь, 2017 - 15:31

Башкортстан Республикасы Башлыгы чыршысында быел 800гә якын бала катнашты. Безнең районнан 4 укучы бу бәйрәмдә булу, кабатланмас шатлыклы тәэссоратлар алу бәхетенә иреште.

Балтач район балалар иҗат үзәге „Театр иле” берләшмәсе ел дәвамында уңышлы эшләде

13 Декабрь, 2017 - 09:54

Балалар иҗаты үзәгендә 2016нчы елдан алып „Театр иле” берләшмәсе хәрәкәт итә. Түгәрәк җитәкчесе Гөлфирә Хәсәнова балалар белән төрле әкиятләр, әсәрләрне сәхнәләштереп, тамашачы хөкеменә чыгара.

Роботлар төзү— мавыктыргыч эш

29 Ноябрь, 2017 - 16:05

Балалар иҗаты үзәгендә эшләп килгән „Робототехника” берләшмәсендә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр биш дистәдән артык укучы шөгыльләнә. Ир балалар белән беррәттән, кызлар да робот төзү серләрен теләп үзләштерә.

Тамаша балалар күңеленә хуш килде

15 Ноябрь, 2017 - 11:21

10 ноябрь көнне Көмьязы авылы китапханәсенә (җитәкчесе Гөлнара Солтанова) „Колобок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен тамаша карарга чакырдылар. Өлкәннәр төркеме „Кояшкайлар” бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Балалар тамашадан зур фәһем алып кайтты.

Муллык, байлык чорына багышлап

31 Октябрь, 2017 - 16:09

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле чагу төсләргә байлыгы, сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел.

Сәнгатькә гашыйк укытучы

5 Октябрь, 2017 - 16:01

Һәр кеше өчен беренче укытучы илаһи зат булып кала. Икенче әнигә әверелгән тәүге укытучыны барысы да бары тик яхшы хатирәләр белән искә ала. Еллар үткән саен аныњ тормышта никадәр зур роль уйнаганын ањлыйсың. Бүгенге язмамның герое — Иске Балтач 1нче урта мәктәбенењ башлангыч сыйныфлар укытучысы Флүзә Мөхлисова.

Мөгаллимнәргә мәдхия җырланды

5 Октябрь, 2017 - 14:34

Район мәдәният сараенда Укытучы көне уңаеннан тантана үтте.

Анда катнашучыларга бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Үзешчән сәнгать осталары, Халык, Үрнәкле бию һәм фольклор коллективлары катнашлыгында әзерләнгән концерт программасын мәгариф хезмәткәрләренең чыгышлары баетты.

RSS-материал