ТУКАЙ ТЕЛЕ — БЕЗНЕҢ ТУГАН ТЕЛ!

26 Апрель, 2016 - 15:57Гөлназ КАШАНОВАМәгариф

Апрель ае — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ае.
Районның „Буратино” балалар бакчасында да шагыйрьнең туган көненә багышланган „Тукай бәйрәме” кичәсе оештырылды.

Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү чараның максаты булды.
Әйе, Габдулла Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен кайчандыр әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны балалар өйрәнеп үсә. Чыннан да алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

Шагыйрьнең кечкенәдән белем алырга ,эш сөяргә, табигать белән дус булырга өндәгән иҗаты балалар авызыннан яңгырады бу көндә. Уртанчы төркем балалары „Бала белән Күбәләк”, „Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Ә Назгөл белән Зөфәр Габдулла Тукай сүзләренә язылган „Иртә”җырын башкарды.

Өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче Гүзәл,Ильдар, Алина, Рөстәм „И, туган тел” шигырен укып ишеттерделәр.

Кичә барышында балалар татар халык уеннарында ихлас катнашты, өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр татар биюен башкардылар.
Ахырда балалар тәрбиячеләр көче һәм бай фантазиясе белән әзерләнгән „Шүрәле” әкиятеннән өзек карадылар.

Әйе, Габдулла Тукай әсәрләре безне туган көннән алып, гомеребезнең ахырына кадәр озата килә.Сабый чакта күңелләргә Шүрәлесе кытыклап тәңкәгә тия, чәчәктән –чәчәккә очучы күбәләге күңелләрне күтәрә... Менә шулай, бөек Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч тәрбияви шигырьләр язып калдырырга өлгерә. Аның иҗатында үткен теллелек белән беррәттән, туган халкына, туган җиренә, туган теленә чиксез хөрмәт чагыла.