СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР — БЕР МӘЙДАНДА

Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның мөмкинлекләрен үстерү мәгариф системасының перспективалы юнәлешләренең берсе. Баланың сәләте никадәр тизрәк күрелә, уңай шартлар тудырыла икән, шул очракта уңышларга тизрәк ирешелгәне мәгълүм. „Сәләтле балалар” программасына нигезләнеп мәктәпләрдә максатчан эш алып бару уңай нәтиҗә бирә. Штәнде урта мәктәбе укучылары да бу уңайдан олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнаша һәм матур күрсәткечләр яулауга ирешә.

Агымдагы елның май аенда Уфа шәһәрендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында „Интеллект. Иҗат. Уңыш-2016” дигән форум узды. Форумда БДПУ ректоры, төрле районнарның мәгариф бүлеге начальниклары, хезмәткәрләре, республика күләмендә үткәрелгән төрле олимпиада һәм конкурсларда җиңүче укучылар, аларның укытучылары катнашты.Мәктәп укучылары университет буйлап сәяхәт кылса, укытучылар өчен тематик семинар оештырылды һәм түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.

Безнең районнан әлеге форумга Штәнде урта мәктәбеннән экология фәне буенча дистанцион олимпиада җиңүчесе, 9нчы сыйныф укучысы Регина Фәтхетдинова һәм аның укытучысы, остазы Альбина Гайсина чакырылды. Форумга чакыру алу өчен Регина 2 турның да биремнәрен уңышлы үтәде. Беренче турда тест эшеннән 37 балл җыеп, беренче урынга лаек булды. Икенчесендә исә иҗади эш башкарып икенче урын яулады. Барлык төр бәйгеләрдән соң, Регина Фәтхетдинова җиңүче дип танылды. Җиңүче кызга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сәләт янында тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык кебек сыйфатлар Регинаны җиңүче итте.

Беренче дәрәҗә диплом иясе Регина Фәтхетдинова БДПУның символы янында.