«БЕЗ СЫНАТМАЯЧАКБЫЗ!»

Шундый девиз белән бәйгегә чыккан мөгаллимәләләр, чыннан да, сынатмаган.

Укытучы һөнәренең әһәмияте бәхәссез. Моны дәлилләп ел саен традицион рәвештә „Ел укытучысы” бәйгеләре үтеп тора. Бәйгенең матур традицияләре, педагогик җәмгыятьтә югары абруе бар. Ул мәгарифне үстерүгә өлеш керткән бик күп исемнәр биргән.

Мәгариф процессының үзәгендә укытучы тора. Белем һәм тәрбия бирүнең барлык процессы балага, аның ихтыяҗларына юнәлтелә. Мәктәп укытучысының югары һөнәри дәрәҗәсен тәэмин итүдәге бер чара, әйткәнемчә, „Ел укытучысы” бәйгесе. Ул иң яхшы педагогларны, талантларны күрсәтү, ачыклау мөмкинлеге бирә. Икенче яктан караганда, тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгарга башлангыч мәйданчык булып тора.

Район мәгариф бүлегенең методик кабинет мөдире Гөлшат Хәбибуллина белән агымдагы елда үткән бәйгеләрнең нәтиҗәләре турында сөйләштек. „Ел укытучысы—2016” район бәйгесендә сигез белгеч сәләтен һәм белемен сынаган. Шулар арасыннан берәр кеше — „Татар теле һәм әдәбияты укытучысы—2016”, „Яшь укытучы — 206”, „Ел укытучысы — 2016” исемен яулаган һәм район данын республика күләмендә яклаган. Бәйгенең биремнәренә җитди әзерләнеп „алышка чыккан” мөгаллимәләр сынатмаган. Югары Карыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рита Кәшфуллина „Татар теле һәм әдәбияты укытучысы —2016” республика бәйгесендә лауреат булган, Иске Балтач башлангыч мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айгөл Гаянова „Яшь укытучы — 2016” бәйгесендә „Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә билгеләнгән, Иске Балтач беренче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Хәйруллина „Ел укытучысы — 2016” республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган.

Тәүдә бәйге муниципаль этапта үткән. Анда җиңүчеләр республика бәйгесендә сынау тоткан. Бәйгенең критерийлары искиткеч катлаулы. Район мәгариф бүлегенең телләр буенча методисты Римма Радик кызы сөйли:

—Башта бәйгечеләр читтән торып бәйге тоттылар. Барлык конкурсантлар да интернет-ресурс әзерләделәр, портфолио тутырдылар, „Мин — укытучы” дигән темага эссе яздылар.

Чираттагы турда методик семинар үткәрделәр, ачык дәрес күрсәттеләр. Бәйгенең биремнәре оригинальлек, һөнәрне сайлауның мотивын ачу, педагогик практикада тормышка ашырылган алымнарны күрсәтү, бүгенге мәгариф өлкәсендәге проблемаларны күрә һәм аларны хәл итүнең юлларын күрсәтә белү кебек максатларны үз эченә алган иде. Аннары „иң-иң”нәр сайлап алынды. Иң көчле белгечләр мастер-класслар күрсәтте, педагогик совет үткәрде, мәгариф проектларын тәкъдим итте. Соңыннан республика Мәгариф министры Гөлназ Шафикова белән „түгәрәк өстәл” артында сөйләшүгә җыелдылар, сорауларга җаваплар алдылар, проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын барладылар.

Бәйгечеләргә таләпләр зур. Дөресрәге, елдан-ел катгыйлана алар. Шулай да сынатмый безнекеләр. Зәлифә Әфлах кызын тыңлаганда моңа тагын бер кат ышанасың:

—Республика күләмендә бәйге тоткан белгечләр тәҗрибәлеләр, араларында фән кандидатлары да бар. Шундый көчле бәйгечеләр арасында авыл укытучылары да лаеклы чыгыш ясап үзләренең сүзен әйтте, район данын республика күләмендә яклады. Мисал өчен, 27 генә яшьлек белгечебез Лилия Хәйруллина 58 кеше арасыннан 19 кеше исәбенә үтте. Югары дәрәҗәдә дәрес күрсәтте. Жюри аның эшенә яхшы бәһа бирде. Дәресенең электрон вариантын республика мәгарифне үстерү институтының сайтына куячаклар. Мин ышанам, Лилия Мәснәви кызы вакыт үтү белән районыбызның иң көчле инглиз теле укытучыларының берсе булачак. Яшь кенә булуына карамастан, талантлы белгеч җәмәгать эшләренә дә курыкмый тотына. Шундый белгечләр булганда безгә бер төрле сынаулар алдында да каушап калырга урын юк. Без сынатмаячакбыз, без булдырачакбыз!

Һәр конкурсант турында горурланып сөйләгәннәрне дулкынланып тыңладым. Белгечлеген дөрес сайлаган Айгөл Илдар кызы да „Яшь укытучы” бәйгесеннән буш кайтмаган — номинациядә билгеләнгән. Моңа өстәп күпме тәҗрибә, илһам алган!

Рита Мәүли кызы турында аерым сөйләргә кирәк. Ул белемен камилләштерү өстендә даими эшли. Мондый зур бәйгеләрдә дә башлап катнашуы түгел. 2013 елда республика конкурсында „Халык традицияләрен саклаган һәм милли мәдәниятне үстергән өчен” номинациясендә билгеләнгән иде инде.

Бәйгенең лауреаты Рита Кәшфуллинаның үзен дә тыңлап үтик:
—Өч ел элекке бәйгедән аермалы буларак, быелгы бәйгегә яңалыклар кертелгән иде. Педагогик совет, мәгариф проекты әзерләүдән тора иде алар. Аннан соң, элек без, тел белгечләре, комиссия алдында чыгыш ясый идек, бу юлы югары уку йортлары ректорлары, галимнәрдән торган зур жюри алдында „имтихан” тотарга туры килде. Әмма тыл яхшы булгач, барысын да ерып чыга алдык. Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Әфләх кызы, методистлар, укытучылардан (татар теле укытучылары да, башка фәннәрне укыткан мөгаллимнәрдән дә) зур ярдәм тойдык.

Чөнки сынаулар бер кеше көче белән генә ерып чыга алырлык түгел иде. Иске Балтач беренче урта мәктәбе укытучысы Римма Мансурова, туган телләр буенча методист Римма Камаева, мәгариф бүлеге белгече Венера Назмухановалар һәрвакыт янәшәмдә булдылар. Барысына да бик-бик рәхмәтлемен! Ә яшьләргә әйтер теләгем шул: курыкмый бәйгеләрдә катнашыгыз, үзегезне күрсәтегез, башкалар эшен дә карагыз, тәҗрибә туплагыз.

Бәйгенең нәтиҗәләре, бәйгечеләрнең тәэсоратлары бу эшнең башында торган мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең дә күңелен күтәргән.
—Хезмәттәшләребезнең матур чыгышыннан соң Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры бинасында бүләкләү тантанасы үтте. Без, район мәгариф бүлегенең методик кабинеты мөдире Гөлшат Хәбибуллина җитәкчелегендә методистлар, Нөркә, Сәйтәк мәктәпләренең инглиз теле, Иске Балтач беренче урта мәктәбенең татар теле укытучылары, хезмәттәшләребезне котларга Уфага юлландык. Мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Әфләх кызы бәйгедә район данын яклаган хезмәттәшләребезне тәбрикләп гөлләмәләр бүләк итте. Бу зур чараны оештыруда мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы район комитетының зур ярдәмен тойдык, — ди район мәгариф бүлегенең инглиз теле кураторы Лира Вәлинурова.

Менә шундый матур истәлекләр, үзенчәлекле кичерешләр белән үткән быелгы бәйге. Илһамланып кайткан мөгаллимәләр яңа дәрт, яңа көч белән хезмәт юлын дәвам иттерә бүген.