БАЛТАЧ ЕГЕТЕ ФӘН ҮРЛӘРЕН ЯУЛЫЙ

Айнур Әлетдинов— Иске Балтач авылы егете. Район үзәгендәге 2нче урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, 2004нче елда ул Уфа дәүләт авиация—техник университетының „Авиация технологияләре системалары” факультетына укырга керә. 2010нчы елда югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Әлеге мәлдә Айнур Фәрдәт улы Русия Фәннәр академиясенең металларның үтә сыгылмалылык проблемаларын тикшерү институтында эшли. Биредә ул композицион катламлы материалларны тикшерү белән шөгыльләнә.

Тикшеренүләренең нәтиҗәләре Русия һәм халыкара гыйльми журналларда басыла. Гыйльми конференцияләрдә чыгыш ясый. Институтның җәмәгать тормышында катнаша, яшь галим исемен горур йөртә.

Күптән түгел Иске Балтач 2нче урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмов исеменә Рәхмәт хаты килгән. Анда менә нәрсәләр язылган: „Безнең институт Айнур Әлетдинов сыман төпле белемле укучы әзерләгәнегез өчен сезнең коллективка рәхмәт белдерә.

Талантлы яшь кадрларга ныклы игътибар юнәлткәнегез, һөнәри юнәлеш биргәнегезне югары бәһалыйбыз. Айнур Әлетдинов кебек өлгеле укучы хакында гомум җыелышта сөйләсәгез яхшы булыр иде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының карары белән, 2016нчы елдан алып „Физика һәм наноматериаллар технологиясе” кафедрасы нигезендә Башкорт дәүләт университетында 20 бюджет урын булдыру каралган. „Наноматериаллар” юнәлеше буенча студентларны әзерләү күзаллана.
Р. МӨЛЕКОВ,
Башкорт дәүләт университетының физика һәм наноматериаллар технологиясе кафедрасы мөдире.”

Фән дөньясында үз урынын тапкан, ышанычлы адымнар белән алга атлаган райондашыбыз белән һәр балтачлы горурланырга хаклы.