Мәгариф

Балтачның өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесе

18 Май, 2018 - 11:21

Бу юлы конкурста балалар иҗаты үзәгеннән Гөлфирә Хәсәнова (“Театраль дөнья” берләшмәсе җитәкчесе), Ирина Ханова ( “Истоки” туристик-туган якны өйрәнү юнәлеше) Айгөл Єхмәтгалиева ( “Елмаю” чигү һәм тасмалар белән эшләү), балалар һәм яшүсемрләр спорт мәктәбеннән хоккей буенча тренер Евгений Густяков, өстәл теннисы буенча тренер Оксана Йосыпова, волейбол берләшмәсен җитәкләгән Айрат Садыйковлар

Балтачта хәрби-кыр җыеннары

16 Май, 2018 - 10:54

Кичә җыеннарны тантаналы рәвештә ачтылар. Район мәгариф бүлегеннән Айдар Хисмәтов, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжыннан Ильяс Вәлиевлар хәрби җыеннарда катнашучы егетләргә илне саклау изге бурыч, моныњ өчен дә тырышырга кирәклеге хакында сөйләделәр.

„ТАМСЫЛАР” II ДӘРӘҖӘ ЛАУРЕАТ БУЛДЫЛАР

9 Апрель, 2018 - 16:54

Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган, уку-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче укучыларның „Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестивале быел 11нче тапкыр үткәрелде. Язгы каникулларда фестивальдә катнашырга Әлшәй районына зона җиңүчеләре — Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең „Тамсылар” балалар фольклор коллективы да барды. Коллектив быелгы республика конкурсында II дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм БР Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

УКЫТУЧЫ, РӘССАМ, ҺӘВӘСКӘР АРТИСТ — РӘЙЛӘ МӨНИРОВА

9 Апрель, 2018 - 16:49

Өч дистә елга якын Югары Карыш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Рәйлә Мөнирова эшчәнлегенең төп принцибын нәкъ демократик тәрбия стилендә күрә.

Гаиләне ныгытучы, спортка сөю тәрбияләүче чара

16 Март, 2018 - 16:14

Көмьязы башлангыч белем бирү мәктәбендә үткән „Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” конкурсы гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуда бер адым булды. Балаларның спортка карата карашын уңай якка үзгәртү йөзеннән оештырылды ул.

БАЛТАЧЛЫЛАР „НАЗАР УКУЛАРЫ”НДА УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫЛАР

16 Март, 2018 - 15:03

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 5 „а” сыйныфы укучысы Илдар Тәкыйуллин һәм 10 „б” сыйныфы укучысы Рифат Глимҗанов „Назар укулары” республика әдәби иҗат конкурсында чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. Илдар нәфис сүз остасы буларак уңышка ирешсә, Рифат үзен мемуарчы итеп танытты.

Елның иң яхшы укытучысы ачыкланды

26 Февраль, 2018 - 17:00

„Көньяк” микрорайонында урнашкан мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хәйрисламова „Иң иҗади укытучы” номинациясендә билгеләнде.

Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк

6 Февраль, 2018 - 09:44

Кышкы каникулда укучылар үзләренең күңеленә хуш килгән темаларны сайлап эзләнү эше язалар. Богдан гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәния Гыйләҗева ата-бабаларының тарихын өйрәнү белән мәшгуль булган.

Балтачта булачак механизаторлар беренче категорияле мастер кул астында һөнәр нечкәлекләрен үзләштерә

1 Февраль, 2018 - 16:51

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының производствога өйрәтү мастеры Илдар Меңнеәхмәтов гомере буе тракторда эшләгән. Соңгы 10 елда ул балаларны трактор йөртергә, аны хезмәтләндерергә өйрәтә. Беренче категорияле мастер карамагында бүген 24 студент һөнәр нечкәлекләрен үзләштерә.

Күңелдә озак сакланыр

26 Декабрь, 2017 - 15:31

Башкортстан Республикасы Башлыгы чыршысында быел 800гә якын бала катнашты. Безнең районнан 4 укучы бу бәйрәмдә булу, кабатланмас шатлыклы тәэссоратлар алу бәхетенә иреште.

RSS-материал