Мәдәният

Добро пожаловать на дискотеку!

24 Май, 2017 - 15:41

Приглашаем на дискотеку, посвященную ко Дню Российского предпринимательства, которая состоится 26 мая в Районном дворце культуры.

Начало в 22.00 ч.

Цена билета 50 рублей.

Приятного всем вечера!

Районный дворец культуры.

«Сулпылар»да Балтач кызы Азалия Хәсәнова чыгыш ясаячак

24 Май, 2017 - 08:39

Иске Балтач авылы кызы, районның балалар сәнгате мәктәбе укучысы, яшь музыкантларның Бөтенрусия фестивалендә катнашып өченче дәрәҗәле диплом яулаган моңлы кыз Азалия Хәсәнова 26 май көнне, БСТ каналында, 15.30 сәгатьтә „Сулпылар”да чыгыш ясаячак.

(Тапшыруны кабатлап күрсәтәчәкләр).

Карарга онытмагыз!

„ГҮЗӘЛ” АНСАМБЛЕ — ХАЛЫКАРА КОНКУРСТА ҖИҢҮЧЕ!

19 Май, 2017 - 16:47

Район мәдәният сараеның „Гүзәл” халык бию ансамбле 12 майда „Мин булдырам!” мәдәни-белем бирү проекты чикләрендә Сочи шәһәрендә үткән „Җиңүләр яры” балалар һәм үсмерләр иҗаты X халыкара фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Жюри тарафыннан ансамбльнең иҗади потенциалына югары бәһа бирелде. „Гүзәл”леләр 2017 елда балалар һәм үсмерләр иҗаты өлкәсендә „ARTIS” халыкара премиясенә тәкъдим ителде.

Балтачта "Җиңүләр яры"ннан җиңү белән кайтучыларны каршы алдылар

16 Май, 2017 - 20:29

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Йосыпова җитәкчелегендәге "Гүзәл" Халык бию ансабленең Сочида үткән "Җиңүләр яры" Х Халыкара фестиваль-конкурсындагы җиңүләре турында "Балтач таңнары" гәзите сайтында бәян ителгән иде.

„Авыл китапханәсе аралашу урыны да ул”

16 Май, 2017 - 09:38

Бүген авыл китапханәсенә халык йөриме? Китап укыймы?
Иске Тимкә авылына юл төшкәч, китапханәче Рәфинә Галиханованы эш урынында очраттык.

БАЛТАЧ БИЮЧЕЛӘРЕ ХАЛЫКАРА КОНКУРСТА ИКЕЛӘТӘ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ!

13 Май, 2017 - 12:30

Сөенче белән уртаклашырга ашыгабыз! Районның „Гүзәл” халык бию ансамбле „Берег побед” дип аталган Халыкара конкурс-фестивальдә I дәрәҗә лауреат исемен яулады!

"Гүзәл" Кара диңгез буйларына юлланды

9 Май, 2017 - 04:38

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Йосыпова җитәкләгән "Гүзәл" Халык бию ансамбле бүген Кара диңгез буйларына юлланды.

Ансамбль 11-14 май көннәрендә Сочида үтәчәк "Җиңүләр яры-2017" Xалыкара фестиваль-конкурсында катнаша. Биючеләребезгә уңышлы чыгышлар телибез.

„Алыштыргысыз шәхесләр иде...”

4 Май, 2017 - 10:20

Нөркә авыл мәдәният йортында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Светлана һәм Кадим Вәлиевларның хәтер кичәсе үтте.

Чараны Вәлиевларның балалары оештырды. Илле елга якын парлы гомер кичерә, алты бала (биш кыз һәм бер малай) тәрбияләп үстерә алар. Дөрес тәрбия алган балалары бүген үз тормышы белән яши, илгә хезмәт итә.

"Кыңгыраулар" "Беренче буразна бәйрәме"ндә "чыңлады"

3 Май, 2017 - 21:20

Балалар сәнгать мәктәбе каршында Рая Хәмәева җитәкләгән Кыңгыраулар" фольклор коллективы әгъзалары бүген игенче хезмәте белән якыннан танышты.

Борынгыдан килгән йоланы сәхнәләштереп, дәрәҗәле бәйгедә мәртәбәгә ирешкән коллективтагы кайбер балалар "Беренче буразна бәйрәме" нең асылына төшенергә өлгермәгән дә булгандыр, мөгаен.

Булдырасың, Айгиз!

2 Май, 2017 - 09:10

Районның балалар сәнгате мәктәбенең вокал бүлеге преподавателе Рәзидә Әхмәтованың укучысы Айгиз Хәйдаршин “Бөек Җиңүне данлап” дигән республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Моңлы егет “Милли традицияләрне саклаган өчен” дигән номинациядә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде һәм Гала-концертта катнашу бәхетенә иреште.

RSS-материал