Мәдәният

Гаилә белән китап укыйлар

5 Февраль, 2018 - 11:16

Район үзәк китапханәсендә китап сөюче гаиләләр күпләп йөри. Китапларны гаилә белән укыган кешеләрнең күп булуы безнең өчен алар шатлыклы. Актив тормыш позицияле, эрудицияле кешеләр алар, бер-берсенә карата да ихтирамлылар.

Күңел таләбе буенча

26 Январь, 2018 - 11:10

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч. Ул кешелек акылының океанына тиң. Берәүләргә китапханә белем аларга ярдәм итсә, икенчеләре эш өчен кирәкле мәгълүматны биредә туплый, өченчеләре вакытлы матбугат битләрендәге яңалыклар белән таныша. Кемдер күңеленә якын китап укырга дип безгә юллана.

Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар

25 Январь, 2018 - 10:46

Һәр тармакта яңа елга аяк баскач узган елга йомгак ясала. Безнең китапханә хезмәткәрләре дә район үзәгендә яшәүче актив китап укучыларын барлады. Аларның күмәк булуы безнең өчен шатлыклы. Димәк, хезмәтебез халыкка кирәк. Аларның исемнәре гәзит битләрендә дә яктыртылырга хаклы дип исәплибез.

„Замандаш”ка —25 яшь

14 Декабрь, 2017 - 15:56

Иҗатны үз иткәннәр ансыз яшәүне күз алдына да китерми. Балтач районында каләм тибрәтүчеләр бихисап. Күпләре иҗатны камилләштерү өчен язучыларның әдәби оешмасы эшендә актив катнаша. Башкортстанның төньяк районнарында яшәп иҗат итүчеләр, шул исәптән балтачлылар „Замандаш”әдәби берләшмәсе эшендә активлык күрсәтә. Яңавыл язучылар оешмасы чирек гасыр юбилеен билгеләде.

Халыкара конкурс-фестивальдән җиңү белән

7 Декабрь, 2017 - 16:04

„New Dance” заманча бию коллективы районда иң яшь ансамбль. Ул 2007 елда, балалар сәнгать мәктәбенә хореограф Венера Баландина эшкә килү белән оеша. Ун ел эчендә коллектив тамашачы хөкеменә кабатланмас биюләр чыгара, конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый.

КӨМЬЯЗЫ АВЫЛЫ ЯШЬ АРТИСТЛАРЫ ЯҢА СПЕКТАКЛЬ КУЙДЫ

1 Декабрь, 2017 - 17:03

Көмьязылылар — бәхетле халык. Аларның идеяләр чыганагы, актив, мәдәни оештыру эшенә оста Гөлнаралары бар. Күп еллар дәвамында балаларны „Яшьлек” бию ансамбленә туплады ул. Ә быел исә Гөлнара Солтанова Көмьязы авыл китапханәсе каршында „Энҗе” үсмерләр театр клубын оештырды. Яшь артистлар бу сезонда инде икенче спектакльне сәхнәләштереп өлгерде.

ТҮБӘН КАРЫШ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНА — 50 ЕЛ

24 Ноябрь, 2017 - 16:48

Түбән Карыш мәдәният йорты бинасына 1961 елда нигез салынган. Октябрь революциясенең 50 еллыгына ачылган ул. 23 ноябрьдә мәдәният йортыбызның юбилеен үткәрү максатыбыз — аны төзүчеләргә, беренче директорына, биш дистә елда халык арасында мәдәни эшне оештыручыларга мәдхия җырлау.

ГРАН-ПРИ — „БАЛКЫШ”ТА — БАЛТАЧЛЫЛАРДА

17 Ноябрь, 2017 - 17:49

Район мәдәният сараенда өч көн дәвамында „Тамаша” республика театр коллективлары фестивале барды. Район өчен бу яңалык булса да (әлегә кадәр республика күләмендәге мәдәни чаралар Балтачта уздырылганы булмады), республика өчен „Алтын тирмә” һәм „Кыңѓыраулар сыңы”ннан соң чиратагы театр коллективлары ярышы. Фестивальнең Гран-приен бәһалаучылар төркеме бертавыштан Балтач „Балкыш” халык театр коллективына бирде. һәвәскәр артистларыбыз чит районнан килгән режиссёр Редик Ганиев җитәкчелегендә Х. Ибраһимовның „Башмагым” пьесасын заманча стильдә сәхнәләштерде.

„ТАМАША”НЫ ТАМАША КЫЛЫРГА КИЛЕГЕЗ!

14 Ноябрь, 2017 - 11:04

15,16,17нче ноябрьдә район мәдәният сарае „Тамаша” республика фестивалендә катнашучы унөч халык театр коллективын кабул итә. Ун ел дәвамында районда үткәрелеп килгән конкурс быел беренче тапкыр республика күләмендә үткәрелә. Фестиваль турында район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир ХӘМӘТОВ сөйли:

RSS-материал