СӘЛӘТЛӘР АЧЫЛГАНДА...

14 Апрель, 2016 - 16:17Руслан ХАЛИКОВМәдәният

Районның балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр үзләренең мәдәният өлкәсендәге уңышлары белән әледән-әле сөендереп тора.

Әле күптән түгел янә бер төркем сәләтле дусларыбызга үзләренең кабатланмас талантларын Уфа шәһәрендә Халыкара проект чикләрендә узган „Талантлар планетасы” конкурс-фестивалендә күрсәтү мөмкинлеге ачылды.

Төрле жанрлар буенча катнашучылар саны биш йөздән артып китте, шул сәбәпле, конкурсантлар арасында барган мәдәни бәйгедә жюри әгъзаларына иң сәләтле яшьләребезне ачыклау да җиңел булмады кебек. Иҗади конкурста Удмуртия Республикасыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучылар булды.

Балтач районының яшь талантлары да конкурстан лаеклы җиңү яулап кайттылар.

Әйтик, җыр сәнгате буенча Рая Хамаева җитәкчелегендәге вокал төркемендә шөгыльләнүче җиде яшьлек Алина Мифтахова башкорт халык җырларын киң диапозонда, оста башкарганы өчен I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Үзләрен булачак һөнәрман җырчылар итеп танытып өлгергән ундүрт яшьлек Диана Галимҗанова белән Эльвина Хабибрахманова II дәрәҗә конкурс лауреатлары булып танылдылар. Шулай ук алты яшьлек Радмир Шәкүров та үзенең моңлы тавышы белән тамашачыны һәм жюри әъзаларын әсир итте, һәм, конкурс-фестивальнең I дәрәҗә Дипломын алды. Яшь вокалистларны тәрбияләү эшенә бар булмышын биреп, яратып башкаручы Рая Хамаевага „Иң яхшы җитәкче” исеме бирелде.

Баянда матур, моңлы көйләр башкаручы Илмир Нигамәтуллин (җитәкчесе БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Галләмов) белән Айдар Хәйрисламов (җитәкчесе Илшат Нуркаев) конкурс нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә дипломант булып танылдылар.
Әйтергә кирәк, елның елында безнең концертмейстерлар иң яхшылар исәбендә. Бу юлы „Иң яхшы җитәкче” наградасы Илшат Нуркаевка тапшырылды.

Бию коллективлары арасында иң яхшы һәм чагу чыгышлары белән үрнәкле „Зөлфия” бию коллективы (җитәкчесе Раушания Хәсәнова) сөендерде һәм I дәрәҗә лауреат исемен яулап кайтты.

Республика күләмендә узган „Акмулла олимпиадасы”нда районның балалар сәнгать мәктәбен биредә тәрбияләнүче Айгөл Фазлыева уңышлы яклады. Ул сынлы сәнгать тарихы буенча III дәрәҗә Дипломга һәм „Рәсем сәнгате” номинациясендә (җитәкчесе Ирина Тукаева) билгеләнде.

Бәйге тәмам, нәтиҗәләр билгеле. Яшь буын вәкилләрен мәдәниятле итеп тәрбияләү өчен мондый чаралар безгә кирәк. Әлбәттә, конкурсантларның яхшы әзерлеге бәйгедә ачык күренде. Монда аларны зур сәхнәгә әзерләүче педагогик төркемнең дә хезмәте зур.