НАЧАР ИСЕМЛЕККӘ КЕРМӘГЕЗ!

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы карары белән республика территориясендә агымдагы елның 24 гыйнварыннан “Штраф” исеме астында профилактик чара үткәрелә. Шуның өчен гражданнарның игътибарын тагын бер тапкыр административ штрафлар түләү белән бәйле мәсьәләләргә юнәлтәбез.

Мондый оператив-профилактик чара ай саен оештырыла. Административ штрафны түләмәү РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 санлы статьясының беренче өлешендә каралган тагын бер административ хокук бозуга китерә. Штрафны түләмәү өчен яңадан 1000 сумнан да ким булмаган штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу җәзасы бирелә. Кызганычка каршы, район гражданнары арасында да штрафны түләргә онытучылар, аннары “вакыт җитмәде”, дип акланучылар яисә “онытырлар әле” дип ышанучылар бар. Бөтен протоколлар да Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасына кертелә. Җинаять хокукында гына түгел, административ хокукта да җәзадан котылгысызлык принципы эшли.

Район территориясендә узган елда үткәрелгән төрле оператив-профилактик чаралар вакытында 177 җинаять теркәлгән, 7139 кеше төрле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарттырылган. Шулар арасыннан җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен — 650, вак хулиганлык кылган өчен — 214, вак караклык — кеше милкен урлау өчен — 15, корал теркәү срокларын, саклау һәм исәпкә алу кагыйдәләрен бозган өчен — 21, юл хәрәкәте өлкәсендә төрле хокук бозулар өчен — 5942, төсле һәм кара металл калдыклары белән бәйле хокук бозулар өчен — 4 кеше, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен 51 ата-ана административ җаваплылыкка тарттырылган. Административ штрафны закон буенча билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен 149 кеше җаваплылыкка тарттырылган, шуларның 124-енә гомум алганда 124000 сумлык штраф бирелгән, 25-е административ кулга алу җәзасына тарттырылган.

Компьютерлар заманында яшибез. Эшкә урнашканда административ законнарны үтәү бүлегеннән компьютер буенча белешмә алына. Административ җәзага тартырылу турында белешмә эшкә урнашучы гражданинның үзе турында гына түгел, аның ата-анасы һәм якын туганнары исеменә дә сорала һәм бирелә. Начар исемлеккә керү сезгә кирәкме — бу турыда бүгеннән уйлагыз. Административ штрафны түләми йөреп яңадан штрафка тарттырылуның да кирәге юк, әлбәттә.

Лилия ХӘСӘНОВА,I категорияле документовед