ӘГӘР СЕЗДӘН РИШВӘТ ТАЛӘП ИТСӘЛӘР...

Райондагы тикшерү комитеты хезмәткәре буларак, бүгенге мәкаләне нәрсә соң ришвәт дигән сорауга җавап бирүдән башлыйсым килә.

Русия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәткә бәйле ике төр җинаятьне карый: беренчесе — ришвәт бирү, икенчесе — ришвәт алу.

Ришвәт алу вазифалы кешенең законлы һәм законсыз эше өчен өстенлек һәм файда күрү очрагын үз эченә ала. Бу очракта ришвәткә акча, шул исәптән, валюта, банк чеклары, кыйммәтле металлардан һәм ташлардан җитештерелгән әйберләр, автомашиналар, азык-төлек, видеотехника, көнкүреш техникасы һәм башка товарлар, квартиралар, дачалар, җир участоклары һәм күчемсез
башка милек; хезмәтләр һәм файдалар — дәвалану, санаторий һәм туристик путевкалар, ремонт һәм төзелеш эшләре, кайтарылмый алынган яки арзанайтылган бәягә килгән башка игелекләр керә. Моннан тыш, ришвәт яшерен формада да булырга мөмкин. Әйтик, бурычка банктан алынган ссуда яки булмаган бурычны каплатырга дигән сылтау белән акча алу, арзанайтылган бәягә алынган товарлар, хезмәт хакын ришвәтне алучыга бирү юлы белән фиктив хезмәт килешүләре төзү, льготалы кредит алу, “очраклы” оту һәм башкалар.

Ришвәт бирү — вазифалы кешене ришвәт бирүче файдасына законлы һәм законсыз эш кылырга егытуга юнәлтелгән җинаять.
Ришвәт алган өчен кем җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала?
Ришвәт алган өчен тик вазифалы кешеләр генә җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала. Аерым алып караганда: власть вәкилләре яки дәүләт органнарында, урындагы үзидарә органнарында, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә, дәүләт корпорацияләрендә, шулай ук Кораллы Көчләрдә оештыру-бүлү яки административ – хуҗалык функцияләрен үтәгән кешеләр.
Власть вәкилләре ул хезмәт буенча үзләренә буйсынмаган башка кешеләргә карата власть вәкаләтләре булган хокук саклау органнары кешеләре.

Монда шунысын да истә тотарга кирәк, ришвәт биргәндә ришвәтне бирүче дә, алучы да җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала.
Ришвәт биргән кеше ришвәт кысу урынлы булса, җинаять эше кузгатырга хокукы булган органга үзенең ришвәт биргәнлеге турында хәбәр иткән очраклар гына искәрмә була ала.
Әгәр дә сездән ришвәт кыскан очракта нинди чара күрергә?
Әгәр дә вазифалы кеше сездән ришвәт кыса икән, ул куйган барлык шартларны игътибар белән тыңларга һәм хәтердә калдырырга кирәк. Нинди генә сәбәп табып булса да бүләкләүне бирү мәсьәләсен ахырынача хәл итү өчен очрашуны күчерергә тырышыгыз.Монда ришвәтне бирү инициативасы вазифалы кешедән чыкканына ирешү мөһим. Кире очракта вазифалы кешенең җинаять кылуын ясалма раслау урынлы килеп чыгарга мөмкин.

Арытабан телдән яки язма рәвештә үзегез яшәгән район яки шәһәрдәге органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк: эчке эшләр органына, тикшерү комитетына, федераль иминлек хезмәте, прокуратура, таможня органнары, наркоконтроль органнарына...
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ришвәт кыскан очракта турыга шушы органнарның подразделениеләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Аннары инде хокук саклау органнары хезмәткәрләренең күрсәтмәләрен төгәл үтәп оператив-эзләү чараларын үткәрүдә катнашырга кирәк булачак.

Ришвәт кысу факты турындагы гаризагызда вазифалы кешенең исем, фамилия, атасының исемен, вазифасын, учреждениесен төгәл күрсәтергә кирәк. Гаризаны кабул итүдән баш тарткан очракта гариза бирүче югары инстанцияләрнең бу адымына шикаять яза ала.

Ришвәт кысу факты турындагы гаризаны вакытында һәм ирекле рәвештә бирү юлы гына гомумән илдәге бу кире күренешне тамырыннан юк итеп хокук саклау органнары эшенең нәтиҗәлелеген сизелерлек күтәрәчәк.
И. ГЫЙНДУЛЛИН, тикшерүче.