4 Февраль, 2016 - 11:25.Криминаль хроника

Берәүләр мич токандырганда чыра куллана. Кемдер каен каен тузын менә дигән токандыргыч дип исәпли. Мондый чакта иске гәзит-журналлар да эшкә кушылырга мөмкин. Ә менә Иглин районы Урман авылында яшәүче 63 яшьлек пенсионер мунчасы мичен токандырып җибәрү өчен дары (порох) кулланган.

Ләкин моның өчен аңа җавап тотарга туры килергә мөмкин. Чөнки ул сугыш кирәк-яракларын саклау хокукына ия булмаган.
Полиция хезмәткәрләре аның өендә 720 грамм дары тапкан. Дарыны ул 2011 елда хәрби складлардагы шартлаулардан соң урманда табылган снарядтан салдырып алдым, дип аңлаткан.

Ничек кенә акланса да, пенсионер сугыш кирәк-яракларын законсыз рәвештә саклау фигуранты булып исәпләнә.

Чыганак: Башинформ