БАЛТАЧТА БЕНЗИН УРЛЫЙЛАР

Бензин арзан тормый. Ләкин арабызда аны урлашып табу юлын сайлаганнар да юк түгел. Район үзәгендә мондый очраклар бар. Элекке „Агропромхимия” берләшмәсе гомум торагында яшәүче автомашиналар хуҗалары караклардан еш зыян күрә.

Караклар да һушлы. Бензин салдыру объекты сыйфатында видеофиксаторы булмаган автомашиналарны сайлыйлар. Күбрәк очракта алар илаһи затлар карамагындагы автомашиналарга һөҗүм итә.

26 апрель иртәсенә Комсомол урамындагы шушы гомум торак ихатасында калдырылган ике автомашинадан, багында тамчы да калдырмый, бензин салдырып алганнар. Ә бер автомашинаны ачып кереп, каракларның андагы магнитоланы салдырырга маташулары турында да мәгълүм. Ахырда алар автомашина салонындагы флешканы урлап алып киткәннәр.

Шунысы гаҗәп, бакны бикләнә торган какпач белән япсаң да караклар ачарга җаен таба. Кодлы капкачлар да алар өчен киртә түгел икән.
Болар хакында рекдакциягә зыян күргән ханым хәбәр итте.