ТАЛАНТЛАРНЫ АЧА „ЯЗГЫ ТАМЧЫ”

„Язгы тамчы” яшь талантлар республика конкурсының районда оештырылган беренче этабында 58 ялгыз җырчы һәм 15 ансамбль катнашты. Иске Балтач 1нче һәм 2нче, Иске Тимкә, Тучыбай, Түбән Сикияз, Сәйтәк, Иванай һәм Нөркә урта, Асавка төп белем бирү мәктәпләреннән укучыларның күпләп килүе һәм аларның яхшы әзерлек белән чыгыш ясавы мактауга лаек.

„Халык вокалы”, „эстрада вокалы”, „вокаль ансамбльләр” номинацияләрендә кече, урта һәм өлкән төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.
Республика конкурсы БР Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Районда исә бу чараны оештыруда сәнгать мәктәбе укытучылары актив катнаша, укучыларның чыгышларын вокал белгечләре бәһалый. „Безнең өчен яңа талантларны ачу, аларны үстерү һәм арытабан республика конкурсларында катнашырга әзерләү мөһим”, — дип мәктәп җитәкчелеге башлангычының максатын билгеләде вокал укытучысы Рая Хамаева. Бәһалаучылар конкурста катнашучылар арасында халык җырларын башкаручыларның аз һәм аларның осталыклары түбән булуын ассызыкладылар. Балаларның яшьләрен, башкарачак җырларының юнәлешен дөрес теркәмәү очраклары да бәһалаучылар төркеме эшен катлауландырды.

Балалар башлыча рус, татар, башкорт телләрендә халык һәм эстрада әсәрләрен башкарды. Шунысы куанычлы,җырлар кабатланмады, укучыларның һәм аларны әзерләүче укытучыларның иҗади эзләнүен күрсәтә бу. Яшь башкаручылар тамашачылар күңелен район сәхнәсендә сирәк яңгырый торган композицияләр: „Гай, зелёненький” украин халык җыры, „Курай” бәете, „Титаник” кинофильмыннан җыр белән әсир иттеләр. Шул ук вакытта Нөркә авылыннан Эльвина Хәбибрахманова, Асавка авылыннан Радмир Галиев, Югары Карыш авылыннан Ильнара Разетдиноваларның халык арасында популяр җырларны үзенчәлекле башкарулары игътибарга лаек. Ялангач авылыннан „Кояшкай” һәм Сәйтәк авылыннан „Булачак солдат” ансамбльләре — кече яшьтәге җырчылар — тамашачыларның сөюен яулады. Олег Басов, Снежана Вәлиева, Алсу Шәймиева, Эльмира Рәхимова, Радмир Галиев (Асавка авылы), Илнур Хәсәнҗановларны „Язгы тамчы” конкурсының ачышлары дип атарга була.

Нәтиҗәләр буенча, „Язгы тамчы” республика яшь талантлар конкурсының төбәк этабында Балтач данын халык вокалы юнәлеше буенча — Азалия Сабирова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Ч.Сабирова), Эльмира Рәхимова (Асавка төп белем бирү мәктәбе, Р. Хәтипова) һәм Снежана Вәлиевалар (Иванай урта мәктәбе, Р. Әхмәтова), эстрада вокалы юнәлеше буенча Диана Хаҗиева (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, Ф. Шәрифҗанова), Виталия Глимшина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, Р. Әхмәтова), Олег Басовлар (Түбән Сикияз урта мәктәбе, М. Арсланова), Марат Абдрахманов һәм Карина Хәбировалар дуэты (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, Р. Хамаева), „Очарование” (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, Ф. Гайфуллина) һәм „Девчата” (Иванай урта мәктәбе, Ю.Бадамшина) ансамбльләре яклаячак. Бәһалаучылар шулай ук Сөмбел Солтангалиева, Альберт Кабулов (Иске Тимкә), Алсу Шәймиева (Тучыбай), Лиана Габдуллина (Түбән Сикияз), Ирина Хәсәнова, Ленара Галләмова, Ләйсән Такаева, Эльвина Исмәгыйлева (2нче мәктәп), Илнур Хәсәнҗанов (Тушкыр), Ялангач авылыннан „Кояшкай”, Түбән Сикияздан „Моң” ансамбльләренең чыгышларын аерым билгеләде.