ХАЛКЫБЫЗНЫҢ МОҢ ЧИШМӘЛӘРЕ...

бергә кушылса, зур елга булып ага

„Туган як моңнары” район җырчылар конкурсы быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Сан җитди булуга карамастан, бәйгенең халык арасында популярлыгы һич кенә дә кимеми: Тушкыр авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы, ике сәгать дәвамында сәхнәдә яңа җырлар әзерләп килгән таныш һәвәскәрләр белән беррәттән, беренче тапкыр микрофонны кулларына алучылар чыгыш ясый, алкышлар җыя. Бу — феномен. Димәк, яңа гына барлыкка килгән традициянең нигезе, алсәбәпләре заман таләбенә җавап бирә. Халкыбыз күңелендәге моң-чишмәләрнең ургылып чыгар вакыты шушыдыр...

Халык сөекле шагыйре Габдулла Тукайның „Туган тел” шигырен үлмәс көйгә салган. Өч буын вәкиле: Азалия Сабирова (яшь вокалистларның „Язгы тамчылар” төбәк конкурсы җиңүчесе), аның әнисе Чулпан, зур әнисе Люба Галиналар шушы җыр белән гала-концерт программасын ачты. Тетрәндерделәр. Моңнары йөрәкләргә үтеп керде. Халкыбыз сәнгатенең, теленең бөеклеге белән горурланып тыңлады аларны тамашачы. Шушы соклану һәм гаҗәпләнү концертның азагына кадәр сакланды. Бәйгенең нәкъ шушы җирлектә оештырылырга тиешлеген исбатлап, хуҗаларча ышанычлы, дәртле, моңлы чыгышлары белән тушкырлылар: „Картаймас” фольклор ансамбле, Илнур Хәсәнҗановлар беренче алкышларны җыйды. Традиция буенча, район конкурсының алдагы еллардагы җиңүчеләре Фигать Галин, Альбина Саяпова, Эльвира Гәрәева, Руслан Халиков, Алёна Аликаева һәм Марина Хәйбуллиналарның чыгышларын тамашачы көтеп алды.

Гала-концертта катнашырга лаек булучылар да сөендерде. Конкурсның сайлап алу туры быел алдан, район мәдәният сараенда үткәрелде. Йөзләгән башкаручы арасыннан нәкъ асылташлар сайлап алынган: Әгъзам Кашапов, Юлия Каляева, Руслан Кабуловларның чыгышлары — халыкчанлыгы, Фәнзәт Әхмәтов, Гөлфирә Җиһангироваларның чыгышлары җитдилеге, классик башкару дәрәҗәсенә омтылыш белән аерылып торса, Светлана Сәмиева, Ридаль Гаскаров, Айгөл Сәлимханова, Дамир Сәләховлар үзенчәлекле моңнары белән тамашачы күңелен әсир итте. Конкурсның төп темасы — Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Гөлшат Ихсанова һәм Әлфинә Гайнаншина, Алевтина Сагадиева һәм Артур Сайпановлар дуэтларының нәкъ шушы темага багышлап әзерләгән композицияләре уңышлы булды.

Быелгы конкурста Богдан, Иске Тимкә, Начар, Югары һәм Түбән Карыш, Яңа Балтач авылларыннан өр-яңа вокаль коллективлар катнашты. Концертта халык күңелен күптән яулап, республика дәрәҗәсендәге төрле фестивальләрдә район данын яклаган Нөркә, Көнтүгеш,Иштирәк, Яңа Ямурза авыл мәдәният йортлары ансамбльләре белән бергә яңа коллективларның чыгыш ясавы тамашачыга чагыштыру һәм үзаллы нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирде. Осталык дәрәҗәсен саклау өчен дә, мәдәният өлкәсенә яңа гына аяк басып уңышка ирешү өчен дә бердәй тырышлык, ныкышмалылык, әлегедәй чараларда актив катнашып, тәҗрибә туплау мөһим.

Җырчыларның берсеннән-берсе матур чыгышлары һәм аларның арасында Светлана Мәхмүтованың биюләре гала-концертның иң дулкынландыргыч минутларына алып килде. Бәйге дипломантларына һәм лауреатларына бүләкләрне район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов тапшырды. Район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров, җыр бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп, әлеге традициянең бай эчтәлеккә ия булуын, елдан-ел яңа тавышларны ачуын, халыкның җыр-моңга тартылуын билгеләде һәм бәйгенең төп бүләген тапшырды. Гран-при иясе — Сәйтәк авылы һәвәскәре, районда оештырылган мәдәни чараларда актив катнашучы җырчы Гали Муллахмәтов.

Халкыбызның моң чишмәләре авылларда яши. Күңелләрдән җыр булып ургылып чыга да агар юл эзли ул моң. „Туган як моңнары” бәйгесе — моң-чишмәләрнең кушылган урыны, елга башы. Киләсе елда күркәм чараның унъеллык юбилей бәйгесендә очрашканга кадәр, җыр сөючеләр!

Рәсемдә: Район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров Гали Муллахмәтовка бәйгенең төп бүләген тапшыра.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

„Туган як моңнары-2015” район җырчылар конкурсы җиңүчеләре:

Гран-при — Гали Муллахмәтов,
1нче урын — Дамир Сәләхов (Кансөяр), Гөлфирә Җиһангирова (Түбән Сикияз), Фәнзәт Әхмәтов (Иске Балтач), Гөлшат Ихсанова һәм Әлфинә Гайнаншина (Тушкыр), „Картаймас” ансамбле (Тушкыр).
2нче урын — Руслан Кабулов (Тимкә), Айгөл Сәлимханова (Көндәшле), Әгъзам Кашапов (Нөркә), Рим Гомәров (Тушкыр), Галиннар гаилә ансамбле (Көнтүгеш), „Гөлбәзир” фольклор (Нөркә), Көнтүгеш авыл мәдәният йорты вокаль ансамбльләре.
3нче урын — Ридаль Гаскаров (Штәнде), Светлана Сәмиева (Асавка), Фәрис Галәетдинов (Иске Балтач), Артур Сайпанов (Магашлы Алмантай), Алевтина Сагадиева һәм Артур Сайпанов (Магашлы Алмантай), „Сердәшләр” (Иштирәк), Түбән Карыш авыл мәдәният йорты вокаль ансамбльләре.