„Безнең җырлар корыч штыйк булып кадалсыннар явыз дошманга!”

Бөек Ватан сугышы чорында районда чыккан „Генераль сызык өчен” гәзите төпләмәләре Республика матбугат архивында тулысынча сакланган. „Кызыл таң” гәзите башлангычы белән оештырылган „Корал һәм каләм белән” дип исемләнгән марафонга әзерләнү барышында „Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан аларга анализ ясалды. 1942 елның 3 июненнән алып 1945 елның апрель аена кадәр — ил өчен иң җаваплы чорда — гәзитнең редакторы булып Габделхәй Умеркәев эшләгән. Бу вакытта гәзит кичергән үзгәрешләр хезмәткәрләрдә дә, 20 май көнне редакциягә эстафета тапшыру тантанасына җыелган укучылар, укытучылар һәм актив хәбәрчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

Умеркәев бөтен гомерен гәзит эшенә багышлаган кеше. Ул редактор булып килгәч, „Генераль сызык өчен” гәзитенең төсе һәм эчтәлеге үзгәрә. Әлбәттә, Сталин һәм Молотов чыгышларына, приказларына, ил җитәкчелегенең өндәүләренә, указларына, информбюро хәбәрләре, „Соңгы сәгатьтә” рубрикасы астында фронттагы үзгәрешләр турында мәгълүматларга гәзит битләрендә зур урын бүленә. Шул ук вакытта заманына карата яхшы бизәлеш белән „Районның почёт тактасына” рубрикасы көн күрә башлый. Биредә алдынгы колхозларның һәм колхозчыларның уңышлары күрсәтелә. Фронтта бүләкләнүчеләрнең исемнәре, аларның якыннарына язган хатлары, „Безнең районда” дигән яңа рубрика астында җыеп бирелгән хәбәрләр гәзиттә даими басыла. Гомумән, матбугат — ил, республика, бу очракта район тарихын саклаучы. Кызыклы мисаллар да күп. Мәсәлән, „Районның бер йөздә егерме биш яшьлек карты” дигән мәкаләдә сүз „Кыйгазы” колхозы әгъзасы Фаридон Сайранов турында бара. Аның 5 улы, улларының уллары һәм кызларының 10 улы фашистларга каршы сугыша. „Фронттан балаларым кайтып миңа тәрбия эшен тагын да көчәйткәндә, тагын 25 ел яшим әле”, — ди, яңа тешләре чыккан Фаридон бабай. Тагын бер мисал. 1944нче елның 25 сентябрь гәзите. Бер полоса тулысынча Советлар Союзы Герое Ульмат Шакировка багышланган. Әйе, бүген без чыгышы белән районның Асавка авылыннан булган Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировны беләбез. Ни өчен сугыштан соңгы елларда геройның исеме үзгәргән? Тарих сораулар да тудыра. „Ульмат иптәш Шакиров күкрәген орден, медаль бизәлгән килеш, Советлар Союзы исемен алып туган авылына бер айга ялга кайтты”, — диелә мәкаләдә. Биредә аның сугышчан батырлыклары бәян ителгән. Гәзит битләрендә мондый тарихи мәгълүматлы мәкаләләр бихисап. Аларны укып, өйрәнеп, тарихи фактларга анализ ясарга мөмкинлек бар.

Сугыш чоры гәзите редакциясе, хәбәрчеләр җиңү көнен якынайту өчен нәтиҗәле эшне оештыруга багышланган мәкаләләргә зур урын биргән. Халыкны хезмәткә өндәү, аның эшен яктырту сугыш чорында „генераль сызык”ларның берсе булган, әлбәттә. Комбайнчы Хәмдүнәнең уңышлары, комсомолецлар инициативалары, ашлык тапшыру графиклары... Уңышлар һәм уңай күренешләр белән беррәттән, гәзиттә тәнкыйтькә бик зур урын бирелгән. Колхозчылар, „белүчеләр” исеменнән язылган, авторы билгеле булмаган критик мәкаләләр, хәтта турыдан-туры гаепләүләр, „Көлми укы, үзең юкмы” рубрикасы астында фельетоннар еш дөнья күргән.

Шушы елларда чыккан гәзитләрдә халыкның җиңү һәм туган җир азатлыгы өчен көрәшү рухын күтәрү йөзеннән милли батырыбыз Салават образы киң кулланылган. Төпләмәләрдән күренүенчә бу юнәлешне Габделхәй Умеркәев шәхсән үзе алып барган. „Салават батыр токымнары дошманны аяусыз кыралар” дигән баш астында Башкорт атлы дивизиясе турында, аннары даими үстерелеп „Башкорт халык герое Салават Юлаевның районыбызда булуы” дигән рубрика алып барыла. Бу темага мәкаләләр тулы битләрдә һәм бик еш басылган.

Умеркәев гәзитләренең тагын бер үзенчәлеге: „художестволы әдәбият бит”ләре. Аларны бизәлеш белән тәкъдим иткәннәр. Габделхәй Нәсртдин улы фронттан язучы һәвәскәр шагыйрьләр — Васфи Имай, Фәттах Сәитов, Факай Гаитовлар, гәзитнең элекке хезмәткәрләре, сугышка китүче әтиле-уллы Әгъзам һәм Әдһәм Хәкимовлар белән бәйләнеш тоткан. Ут эченнән — „хәрәкәттәге армия”дән язылган әсәрләрнең шигъри көчен, халык күңеленә үтемлелеген аңлап, редакция хезмәткәрләре әдәби чыгарылышларны даими рәвештә басып барган. „Башлап язучылар” — ул вакытта һәвәскәр шагыйрьләрне шулай таныштырганнар — каурый каләмнәренең максатын үзләре дә яхшы белгән. Иң актив авторларның берсе Фәттах Сәитовның „Җырлыйк, дуслар!” шигырендәге юллар бүгенге марафонның исеме белән дә аваздаш: „Безнең җырлар корыч штыйк булып кадалсыннар явыз дошманга!” 20 май көнне, эстафета тапшыру чарасында Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 6 „а” сыйныфы укучылары кулларына штык тотып та, каләм алып та дошманнарга каршы сугышкан батыр якташларыбызның шигырьләрен укып ишеттерде. Шундый ялкынлы шигырьләрнең берсе „Кызыл сугышчыга” дип атала. Аның авторы, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, берничә китап авторы Әхнәф Мазһаров эстафета тапшыру чарасында үзе катнашты. „Умеркәев авыллардан һәм район үзәгеннән каләм тибрәтүче яшьләрне җыеп бер төркемгә туплады. Энергиясе ташып торган, бик абруйлы шәхес, тиз хәрәкәтле кеше иде. Башта безнең белән үзе шөгыльләнде, аннары бу эшне хезмәткәрләренә тапшырды. Район гәзите белән шул вакыттан башланган дуслык 70 елдан артык дәвам итә”, — дип истәлекләре белән уртаклашты Әхнәф Мазһар улы. Тәүге шигыре гәзит битендә басылганда аңа нибары 16 яшь булган. 17 яшендә фронтка китеп, Берлинга кадәр җиткән яугир ул.

Эстафета штандартын тапшыру тантанасында журналистларның төньяк районара иҗади берләшмәсе рәисе Ирина Вәлиева, Нефтекама шәһәре „Красное знамя” гәзите мөхәррире Людмила Сабитова катнашты. „Балтач таңнары” гәзите белән тыгыз элемтәдә торган хәбәрче Фируза Сираева, юмористик әсәрләр авторы Габделсамат Гатин, һәвәскәр шагыйрьләр Нәфис Хәмәтнуров, Ямалия Гыйззәтуллина, Лилия Хәйдәршиналар гәзитнең үткәне һәм бүгенгесе турында фикерләре белән уртаклаштылар. Җылы, дустанә атмосферада үткән очрашуга нәтиҗә ясап, „Балтач таңнары” гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев әлеге вакытта хезмәткәрләр тарафыннан район басмасы традицияләренең лаеклы дәвам ителүен, гәзитнең халык ихтирамын һәм ышанычын саклавын билгеләде.

„Корал һәм каләм белән” марафоны штандарты борайлыларга тапшырылды. Гәзитнең җаваплы секретаре Рима Вәлиева: „Танып — Балтач һәм Борай районнарын тоташтырган елга ул. Марафонны сезнең тарафларга бу символик җыр белән озатабыз”, — дигән сүзләрен куәтләп, корреспондент Рифина Нигамәева белән берлектә Әхнәф Мазһаров сүзләренә якташыбыз Эльвира Хәмәтнурова иҗат иткән „Танып” җырын башкарды.