Сәнгать мәктәбе укучылары бик абруйлы конкурста җиңеп кайттылар. Нефтекама шәһәре халык музыка кораллары (баян, аккордеон) конкурсында 16 тарафтан 52 катнашучыны җыйган иде. Бәйгенең географиясе дә Сарапул (Удмуртия), Актаныш (Татарстан), Амзя һәм Бөредән иң көчле музыкантлар җыелды яшь башкаручыларның II регионара фестиваленә. Шунлыктан бәйрәмнең әһәмияте бик зур һәм күтәренке иде.

Балтач сәнгать мәктәбе укучылары көчлеләр арасында аерылып тордылар. Ринат Вәлиев I дәрәҗәле лауреат исемен яулады. Ул шулай ук „Халык көйләрен иң оста башкаручы” дипломына да лаек булды. Хәер, башканы көтәсе дә юк инде. Ринат соңгы елларда үзен өметле баянчы итеп күп конкурсларда күрсәтте бит. Монда да башкалардан аермалы буларак классик әсәр — И.Бахның „Менуэт”ын уйнады. Өлкән класслар программасына кертелгән бу мелодия бик төгәл һәм күңелгә ятышлы башкарылды. Жюри Ринат чыгышына бик зур бәһа куйды. Алмаз Рәхимҗанов үзенең якташыннан калышмады. Башкорт халык көе „Абдрахман” бик үзенчәлекле, моңлы яңгырады. Бу көйгә ил, халык язмышы, аның тарихы, яшәү мәгънәсе хакындагы лирик фәлсәфи уйланулар тупланган. Шуңа да жюри әгъзаларына Алмаз Рәхимҗанов аны романтик рухта тәкъдим итте. Алмаз III дәрәҗәле лауреат.
Алмаз Абдувалиев мондый зур ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясады. Шулай булуга карамастан, аның чыгышы ышанычлы яңгырады. Ул — „Юниор”конкурсының дипломанты.

Бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүче, башкаларны да үзләре артыннан әйдәп баручы тынгысыз укытучыларыбыз күп безнең. Аларны күрми, хезмәтләрен бәһаламый мөмкин түгел. Шуларның берсе — Гөлназ Ләбиб кызы Рәхимҗанова. Аның хезмәте жюри тарафыннан аерым бәһаланды. Иң сәләтле конкурсантны әзерләгән өчен ул оештыру комитеты һәм жюриның Рәхмәт хатына лаек булды. Укытучылар Наил Хафиз улы Галләмов һәм Илшат Өлфәт улы Нуркаевлар күп тамашачыларга үзләренең осталыклары белән таныш. Конкурста аларның укучылары иң алдынгылар булды. Бәйрәмдә җанатарлар да, башкаручылар да хәтсез иде.

„Зур талант үтә зур уңганлык таләп итә” дип язган композитор Петр Чайковский. Без үзебезнең стильдә, безгә генә хас тәвәкәллек белән чыгыш ясадык. Балтач даны яңгырап торды.