Файдалы киңәшләр

САКЛАНЫП ЯШӘРГӘ МӨМКИН

Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу, дөрес тукланмау, стресслар — инсульт авыруын якынайткан яман гадәтләр. Тик боларның барсыннан да баш тартып, сакланып, якты дөньяның кадерен белеп, тыныч кына яшәргә мөмкин.

ТӘМӘКЕЧЕ — ГОМЕРЕН ҺӘЛАКӘТКӘ ҖИТКЕРҮЧЕ...

Тәмәке көйрәтүдән ел саен ярты миллионга якын русияле һәлак була.

ЙОРТЫГЫЗНЫ СУ БАСКАН ОЧРАКТА

18 Апрель, 2013 - 07:56.Файдалы киңәшләр

Көчле ташкын һәм су басу куркынычы булган очракта кыйммәтле әйберләрне чарлакка мендерү яки хәвефсез башка урынга күчерү хәстәрен күрергә кирәк. Өй җиһазларын һәм көнкүреш техникасын да идәннән югарырак күтәрү хәерле.

ЮЛГА ЧЫКСАҢ, БАЛАҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТ!

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре рейдларның берсендә руль артында яшь хатын утырган иномарканы туктаталар. Машинаның арткы утыргычында биш яшьләр тирәсендәге малай утырган була. Гадәттәгечә, бала махсус креслога утыртылмаган, хәвефсезлек каеше белән каптырылмаган, кулына уен приставкасы тотып, гадәти рәвештә утырып барган. “Ни өчен балагызны махсус автомобиль креслосына утыртмадыгыз”, — дигән сорауга, кайгыртучан ана: “Минем балам— минем проблема”, — дип җаваплый. Юлда тәртип саклаучы хезмәткәрнең аптыраулы карашын күреп, ул янә: “Тиктормас ул, минем бала, бернинди креслода да утырмаячак, хәвефсезлек каешын каптырсаң да аны тыеп булмый”, — дип әтеп бирә.

АЛЫРЫҢНЫ АЛДАН УЙЛА

Төзелеш эше Һәрвакыт мәшәкатьле була һәм зур тырышлык таләп итә. Кирәкле материаллар туплау өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Базар тәкъдим иткән күп төрле төзелеш әйберләре арасыннан “иң—иңнәренен” алыр өчен нинди юллар сайларга, үзеңнең һәм гаиләңнең хәвефсезлеген ничек сакларга соң?

RSS-материал