Файдалы киңәшләр

Ябыгу өчен

12 Январь, 2018 - 10:03

Яңа ел каникуллары чорында күп ашап, күпләребез чамадан тыш симереп китте. Йөргәндә дә авырлыкка, уңайсызлыкка зарлана башладык. Зифа буйлы, нечкә билле булу хакында хыялланабыз.

Эремчек суы файдалы

14 Ноябрь, 2017 - 09:25

Эремчек суы үтә дә файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк. Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказандагы черүче флораны тышка куа, яшь файдалы флора үстерергә ярдәмләшә. Эремчек суын ач карынга— иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан җитә.

Туңдырма күңелгә тынычлык бирә

16 Октябрь, 2017 - 11:35

Хәзерге ыгы-зыгылы заманда ярсудан, кызып китүдән тыелу кыен. Күпләр фикеренчә, шоколад ачуны баса. Ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми. Каһвәдәге кебек үк, какаода да адреналинга охшаш матдә бар, ул кан басымын күтәрә, пульсны ешайта. Стресстан котылу өчен үтемле чара— туңдырма. Галимнәр раславынча, сөт һәм сөт өстендәге триптофан— табигый транквилизатор— нерв системасын бик шәп тынычландыра.

Тешләрегезне саклагыз!

6 Октябрь, 2017 - 09:37

• Кичен тешләр арасына кысылып калган ризыкларны алыр өчен махсус җеп белән кулланыгыз. Вакытында теш табибына барыгыз, хәзерге препаратлар һәм технологияләр дәвалау процессын һичбер авыртусыз башкарырга мөмкинлек бирә.

• Әгәр дә тешләрегез кыек булганыннан кыенсынасыз икән— юкка гына. Әгәр алар сау-сәламәт һәм тәрбияле икән, дефектны беркем дә сизмәс.

Маска ясарга иренмә

28 Сентябрь, 2017 - 16:03

Маска ясар алдыннан иң элек бит тиресен әзерләргә кирәк. Биткә сыланган витаминнарның файдасы күбрәк булсын өчен эшләнелә бу. Моның өчен 2 аш кашыгы вакланган ромашка чәчәге өстенә 1 стакан кайнар су агызып, ярты сәгатькә төнәтергә куегыз. Суынгач, тагын бераз кайнар су өстәгез аннан сөлгене шул суда чылатыгыз һәм битегезне 5 минутка каплап торыгыз.

Савыт-сабаның ниндие яхшы?

20 Сентябрь, 2017 - 15:24

Тутыкмый торган корыч

Сәламәт, озын гомерле , матур булуда дөрес туклануның роле зур

20 Сентябрь, 2017 - 10:52

Моның өчен 10 кагыйдәне исеңдә тот

*Җиләк-җимешләрне аерым ашамагыз.
Тикшеренүлүр кәрсәтүенчә, әче җиләк-җимеш һәм алардан эшләнгән соклар тешнең эмален бетерә. Шуңа цитрус үсемлекләрен һәм җиләкләрне башка ризык белән аралаштырып ашагыз. Әгәр әфлисун ашасагыз, шунда ук тешләрегезне чистартыгыз.

Баланның дәвалау көче

15 Сентябрь, 2017 - 10:15

Баланны йөрәк, кан тамырлары киңәйгәндә, гипертония, ашказан, бавыр, ут ћәм сидек куыгы чирләреннән яфаланганда кулланалар.
Тамак шешү, төчкерү, шешек, экзема кебек авырулардан дәваланганда баланның файдасы зур. Балан кайнатмасы тән температурасын төшерә, яралы урыннарны тиз төзәтергә ярдәм итә.

Тешләрегезне саклагыз!

13 Сентябрь, 2017 - 12:19

Тешләрнең иң куркыныч дошманнары— кариес, гингивит, пародонтит. Болар барысы да бактерияләр аркасында килеп чыккан инфекцион чирләр.
•Тешләрне бар кагыйдәләрне истә тотып, иртән тукланганнан соң һәм кичен йоклар алдыннан чистартыгыз.

•Тешләр өчен шифалы булырлык ризыклар белән тукланырга тырышыгыз.

„ЛИМОНЛЫ”

8 Сентябрь, 2017 - 16:01

160 г манный ярмасы, 250 мл катык (кефир),0,25 балкашык сода, 50 г ак май, 0,5 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1 уылган лимон кабыгы, 1 кап ванилле шикәр, 1 балкашык лимон суы.

RSS-материал