Файдалы киңәшләр

“Балтач таңнары” хезмәткәрләре эше белән мәктәп укучылары танышты

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары, “Киләчәккә” билет”  һөнәри юнәлеш бирү проекты чикләрендә  " Балтач таңнары"  гәзите    редакциясендә экскурсиядә булды.

Укучылар гәзит “кухня”сы белән якыннан танышты.  Аларга журналистларның һәм  техник  хезмәткәрләрнең   эш урыннарын күрсәттеләр.

Кешене яшәртә торган 8 ризык ашагыз!

Балтачлылар, hәрвакыт яшь hәм матур каласыгыз килсә , шушы ризыкларны көндәлек рационыгызга кертегез.

Галимнәр картлыкны тоткарлаучы, озак вакыт яшь hәм матур күренер өчен туклануга игътибар итәргә куша. Медицина белгечләре аеручы 8 ризыкны даими кулланырга киңәш итә.

Йөрәк белән шаярмагыз

26 Сентябрь, 2019 - 17:06

Йөрәкнең ишемик авыруының бер төре стенокардия дип атала. Ул авыру турында күпләрнең ишеткәне бар. Стенокардия булганда йөрәк кысып авырта, еш кына hава җитешмәве сизелә. Әлеге авыруы вакытында бөтен тән авырая, күкрәк читлеге яндырып алгандай авырта. Бу йөрәкнең кайсыдыр өлешендә кан йөрмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Рацоныгызга йомырка кертегез

Барлык төр ризыкларның да организм өчен үзенчәлекле файдасы бар. Ә менә идеаль ризык нәрсә ул, дигән сорауга: „Йомырка!” дип җавап бирергә мөмкин икән. Беренчедән, ул hәрвакыт сатуда бар. Икенчедән, бу ризыкны әзерләү бик җиңел . Өченчедән, анда протеин күп. Ә ул, билгеле булуынча, безнең организм өчен мөhим матдә.

Балтач хуҗабикәләре, кәбестәдән кабымлык ясап җибәрегез

Балтач хуҗабикләре, бакчаларыгыздан  яшелчәләр уңышын җыеп алуны төгәлләнсездер. Үзегез үстергән   яшелчәдән гади генә кабымлык ясап җибәрегез.  Бик тәмле килеп чыга.

3 килограмм кәбестәне шакмаклап, кызыл төстәге бер зур болгар борычын саламлап турарга. Ике зур кишерне эре угычта уарга. Бер бәйләм петрушканы вакларга.

Савыт-саба зарарлы бактерияләр чыганагына әверелмәсеннәр

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый, дигән сүзләр бар, ләкин аның сәбәбен бик аз кеше белә.

Кәбестәдән тәмле кабымлык ясагыз

3 килограмм кәбестәне шакмаклап, кызыл төстәге бер зур болгар борычын саламлап турарга. Ике зур кишерне эре угычта уарга. Бер бәйләм петрушканы вакларга. Ике баш сарымсакны изәргә шуннан барысын бергә кушып, өстенә кайнар тозлык салырга.

Көнгә күпме су эчәргә?

Кеше ашамый 40 көн яши алса да, су эчмичә бер атна да тора алмый. Адәм баласы үзенең яшәү дәверендә бик күп су эчә. Бигрәк тә безнең мөселман халкы 2-3 мәртәбә чәй эчмәсә, канәгать була алмый. Чәйне тәмле итеп пешерү өчен сыйфатлы су кирәк. Күп вакытта без чәйнең кыйммәтле сортлары, яхшы сыйфатлары турында гына уйлыйбыз. Ә менә чәй кайнаткан су турында уйга да кертмибез.

Балтачның гүзәл затларына — маскалар

Кыярдан
Яңа гына өзеп алынган кыярны угычтан уарга һәм 1 аш кашыгы кефир белән болгатып, биткә сөртергә. Бу битлек сулган коры тирене агарту, тукландыру, яшәртү өчен яхшы.

Петрушкадан
Петрушканы ваклап, сутын сыгарга һәм аңа шул ук күләмдә сөт өстәргә. Көн саен биткә сөртеп, 15 минут тотарга.

Яшь бәрәңгедән

Бакчаларда ташкабак өлгерде

Ташкабак үзенең структурасы белән ашказаны hәм эчәклек ялкынсынуы китереп чыгарга сәләтле түгел. Аны ашказаны-эчәк тракты hәм шикәр чире авыруларыннан интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Ташкабакның суты нерв системасын тынычландыра, ә бу үсемлекнең пешерелгән чәчәкләре ярдәмендә тире авыруларын дәвалыйлар.

RSS-материал