Бу кызыклы

Плиссе итәк бик килешә

23 Январь, 2018 - 16:43

„Плиссе” — француз сүзе, „бөрмә” дигәнне аңлата. Плиссе тукыманы эшләгәндә аны махсус состав белән эшкәртәләр һәм бөрмәләрне пресс астында эшлиләр. Нәтиҗәдә, күпме кисәң дә, бөрмәләр югалмый.

Кем акчаны күбрәк туздыра?

16 Январь, 2018 - 14:39

Ир-ат, гадәттә, хатын-кыз акчаны күбрәк бетерә, уңга-сулга „бәрә”, дип исәпли. Әмма һич кенә дә алай түгел икән. Чынбарлыктагы хәлне венгр социологлары ачыклаган. Нәтиҗә бөтенләй икенче булган.
Парфюмерия әйберләре. Ир-ат хушбуйга, лосьонга һәм башка шундый кирәк-яракка акчаны хатын-кызга караганда азга гына кимрәк тотына.

Дуслык алтын, мәрҗәннән дә кыйммәт

30 Октябрь, 2017 - 11:22

Балачактагы дуслар иң якыны, ышанычлысы. Шәвъяды авылында туып-үскән Лилия Рамазанова һәм Юлияна Вәлиәхмәтовалар чын дуслыкка ерак чакрымнар да киртә була алмый дигән фикердә.

Йодны кем уйлап тапкан?

17 Октябрь, 2017 - 09:04

1911нче елны француз галиме Бернард Куртуа үзенең лабораториясендә эшләп утырганда, яраткан мәчесе берсенә — күкерт кислотасы, икенчесенә диңгез үсемлекләре суы салынган савытларны өстәлдән ялгыш бәреп төшерә. Идәнгә җәелгән ике эремәдән зәңгәрсу-шәмәхә төстәге пар бөркелә башлый Бу әлегә таныш булмаган химик элемент йод була да инде.

“Кемнең игезәкләре?” дигән конкурс бара

5 Октябрь, 2017 - 09:20

"Өмет" гәзитенең “Чаткылар” кушымтасында барган “Игезәкләр-бизәкләр” бәйгесе нәтиҗәләре буенча ике егетне бүләк көтә. Балтач районында да игезәк ир балалар барлыгын беләбез. Бәйгедә катнашып карагыз! Бәйгенең шартлары белән оештыручы сайтында тирәнрәк танышырга мөмкин.
"Өмет" гәзите хезмәткәрләре белән элемтәгә чыгарга кирәк.
Алсу Тухватуллина. 8-986-9785150.

Бәрәңге бакчасында

28 Сентябрь, 2017 - 16:12

(Юмористик хикәя)

Якташыбыз, әлеге көндә Агыйдел шәһәрендә яшәүче Ханиф Гафур улы Каюмов соңгы елларда прозада каләм тибрәтә һәм уңышлы әсәрләр иҗат итә. Юморны үз итүчеләргә авторның өр-яңа юмористик хикәясен тәкъдим итәбез.

Тырысы да тырысы

27 Сентябрь, 2017 - 15:44

Талчыбык та чәчәк ата чын оста кулларында, диләр. Янтимер авылында яшәүче Тимерҗан Узәнбаев талдан тырыслар, каз оялары һәм башка әйберләр үрү сәләтенә ия. Чыгышы белән Чакмагыш районы Юмаш авылында туып-үскән Тимерҗан Тимербаевич бу кәсепкә яшь чагында өйрәнә.

Фотосурәтләрдә — район тарихы

18 Сентябрь, 2017 - 10:38

Бу фотоны безгә төркемдәшебез, Иске Янбай авылындагы заманча китапханә мөдире Рәзинә Ханова җибәрде.

Фотосурәттә районыбызның совет чорында дан тоткан элекке Тельман исемендәге колхозының Нурлыгаян Такаев рәислек иткән дәверендәге бер мизгеле мәңгеләштерелгән.

Көндәшле җәйләвендә савым вакыты. Савучы Фәрия Абдуллина. 1960 еллар...

(Фотосы гаилә архивыннан).

Эх, кәрзине дә, кәрзине

7 Сентябрь, 2017 - 12:49

Талчыбык та чәчәк ата чын оста кулларында, диләр. Янтимер авылында яшәүче Тимерҗан Узәнбаев талдан кәрзинәләр, каз оялары һәм башка әйберләр ясый. Чыгышы белән Чакмагыш районы Юмаш авылында туып-үскән Тимерҗан Тимербаевич безне дә кәрзин үрү серләре белән уртаклашты .
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.

Кулыннан килмәгән бер эш тә юк

28 Август, 2017 - 14:32

Балачакта тормыш сынаулары аша үткән кешеләр көндәлек яшәештә авырлыкларны сабыр күтәрә. Асавка авылында яшәүче Фаина Шайнуровна нәкъ шундыйлардан. Нинди генә һөнәргә ия түгел ул. Ир-атлардай җигелеп эшләп, берүзе балалар үстереп, тормыш юлына чыгара. Хаклы ялда барысын хәстәрләп яшәүче әни, оныкларның яраткан зур әнисе ул.

RSS-материал