УДМУРТ ХАЛКЫНЫҢ КАҺАРМАН УЛЫ

26 Январь, 2013 - 13:11Наил ХАҖИЕВБу кызыклы

Янә приказ Үлмәсколга:
Барырга разведкага,
Ни барын хәбәр итәргә
Дошман яктан бу таба.

Шәйлиләр алар: каршыда
Фашистлар группасы.
Кораллы унбиш кешедән
Торган разведкасы.

Гранаталар ыргытып,
Автоматыннан атып
Кычкыра „Фриц, хенде хох!
Сдавайтесь, вам — капут!”

Хәлиткеч кискен минутта
Үлмәскол юлын таба.
Батырлыкның асыл ташы
Менә ул кайда ята?
Әхнәф Мәзһаров
„Үлмәскол батыр”

Декабрь аеның 20нче числосында удмурт халкының батыр улы, районыбызның һәм Башкортстаныбызның горурлыгы булган Үлмәс Шакировка 90 яшь тулыр иде. Ул районыбызның ике Советлар Союзы Героеның берсе. Ул Балтач районы Асавка авылында крестьян гаиләсендә туган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, „Үрнәк” колхозында эшли. 1941 елның июль аенда Кызыл Армия сафларына алына.

Беренче Балтыйк буе фронты 179 укчы дивизиянең 259 полкында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткән дәвере. Полк сафка тезелә.

Полк командиры сержант Үлмәс Шакировның кулын кысып: „Бүген Указ игълан ителде. Сиңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү белән чын күңелдән котлыйм. Син аңа лаек сугышчы”, — ди.
Яшь удмурт егете бу хәбәргә ышанып та бетмәде. 1941 елның ноябрь аеннан ут эчендә. Өч тапкыр яраланып госпитальдә дәваланды. Моңа кадәр аның бер медаль алганы да булмады. Кинәттән генә шундый бүләк.

179 дивизия Литваны фашистлардан тазарту өчен сугыш алып бара. Шакировның отделениесенә стратегик әһәмияткә ия күперне саклау бурычы куела. Көтмәгәндә күпергә немецлар һөҗүм итә. Аяусыз сугыш башлана, сержант Шакиров берүзе кала. Ул сугышчан бурычны намус белән үти. Төп көчләр килгәнче фашистларны үткәрми. Шуның белән күперне шартлатудан саклап кала. Өлкән сержант Шакиров уйга кала, „Шул операцияне үтәгән өчен югары бүләккә лаек булдыммы икән?”, — дип уйлый. Алай дисәң, андый гына алышларны Үлмәс үз башыннан күп кичерде бит инде.

1944 елның 2 июнь көне. Белоруссияне азат итү өчен каты сугышлар бара. Дошман оборонасын өзү, Шумилино-Витебск шоссесена чыгып, бу үзәк трассада ныгынырга приказ бирелә.
Үлмәс Шакиров хезмәт иткән взвод дошманның көчле утына эләгә. Взвод командирын дошман уты теткәләп бетерә. Ул һәлак була. Сугышчылар аптырап калалар. Өлкән сержантның взвод белән җитәкчелекне үзе алып, „Алга, Ватан өчен” дип атакага күтәрүе генә хәлне үзгәртә. Полк дошманның оборонасын өзеп күрсәтелгән районда ныгына. Дошман ничек кенә булса да, үз позициясен алырга тырышып, контрһөҗүмгә күчә. Шакиров взводы 3 контрһөҗүмне кире кага. Якташыбыз бу сугышта 15 фашистның гомерен өзә. Менә шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены һәм 4135 номерлы Алтын йолдыз медале тапшырыла.

1944 елның июль ае. Көнбатыш Двина елгасын Кызыл Армия күп югалтулар белән булса да кичә. Өлкән сержант Үлмәс Шакиров бер үзе 13 кешедән торган дошман төркеменә юлыга. Килеп туган хәлне тизгенә аңлап якташыбыз төркемгә граната ыргыта. Шартлау яңгырый. „Хенде хох!” боерыгы яңгырый. Шартлаудан ике фашист үтерелә, ә калганнары кулларын күтәрәләр. Шулай итеп, райондашыбыз, 2 офицердан һәм 9 солдаттан торган төркемне кулга алып, үзебезнекеләргә тапшыра.

Үлмәс Шакирович 1941 елдан башлап, 1945 елга кадәр Ватан сугышында була. Алда язганымча, өч тапкыр яралана, госпитальдә дәваланып, тагын да сафка баса. Дүрт елга якын вакыт эчендә нинди генә алышларны күрмәгән.

1945 елда демобилизациядән соң күп гомерен балалар белән эшләүгә багышлады. Балаларда Совет патриотизмы тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Мәктәпләрдә булды. Укучылар белән очрашты.
Бөек Җиңүнең 30 еллыгы алдыннан безнең Югары Карыш урта мәктәбендә булып, укытучылар коллективы һәм укучылар белән очрашып, күп сорауларга җавап биргән иде.

Еллар үтәр, күп сулар агар. Күп нәрсәләр онытылыр, ләкин 1941-1945 еллардагы совет кешесенең батырлыг мәңге онытылмас... Моның өчен без, хәзерге буын кешеләре, яшь буынга аңлатып, аларда Туган илне сөю, патриотизм тойгысы тәрбияләргә тиешбез.

Наил ХАҖИЕВ,
БРның атказанган укытучысы, районның шәрәфле шәхесе.

Материалны әзерләүдә интернет челтәреннән һәм „Славные сыны Башкортостана” циклыннан мәгълүматлар файдаланылды.