Тарихны, күренекле шәхесләрне өйрәнү көнүзәк мөһим мәсьәләләрнең берсе. Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге мәгънәсез.

Республикабыз күләмендә үткәрелгән „Шәҗәрә”, „Саумысыз, авылдашлар!”, мәчет ачулар, тарихи шәхесләрне барлау, искә алу бәйрәмнәренә зәңгәр экраннарда, гәзит битләрендә зур урын бирелә.

Үзебезнең район авылында үткәрелгән чараларда катнаша алуыбызга без, олы буын кешеләре, бик шатбыз.

Безнең Шәвъяды авылында тарихи шәхес Шәмсетдин Хисмәтулла улы Сәйфелмөлеков рухына багышланган тантана (җыен) оештырылды.
Шәмсетдин хәзрәтнең яшәве 1843-1925 елларга туры килә. Чыгышы буенча ул Борай якларыннан. Мулла гаиләсендә туа.

Чыганакларда Шәмсетдин Хисмәтулла улының „эшлекле, шөһрәтле, бай булуы” күрсәтелә. Белемен арттыру максатыннан Сәмәрканд якларына юллана. Монда дин белән бергә халык медицинасын ныклап өйрәнә. 1890 елларда Шәвъяды авылына күченеп килә. 1896 елларда хәзрәт итеп билгеләнә. Төньяк мәчетләр белән идарә итүче Шәмсетдин Хисмәтулла улының якын-тирәдәге авыл муллалары белән тыгыз элемтәдә булуы, дини бәхәсләрдә катнашуы мәгълүм. Авыл халкы хәзрәтнең 3 остабикәсе булуын, Закирә исемлесе бик белемле дип, хәтта күз чирләрен дәвалаучы итеп тә хәтерли. Ул вакытларда бары тик мәчет ихатасында гына(сөял үләне) чистотел — дәвалау үләне үскән. Хәзрәтнең халык медицинасын куллануы, кешеләргә зур ярдәм итүе, укымышлы, зыялы табиб булуы турында да сөйли иде олы буын кешеләре.

Тарихи шәхескә багышланган җыенга хәзрәтнең 3 хатыннан да туган балаларының оныклары, туруннары җыелды. Зур әтиләренең дәваме булган иганәче Рөстәм Ханиф улы Хисмәтов Башкортстан Республикасының атказанган табибы, полковник, Уфа шәһәрендә яши, Дим Әдип улы Хисмәтуллин милиция майоры, дин юлыннан атлый. Алар зур әтиләренең рухына корбан чалдырдылар. Сикияз авылы мулласы Вәсил Газизов Коръән укыды. Чарага әзерлек эшләре зират тирәсен тимердән киртәләп алудан башланды. Авыл халкы, бигрәк тә Васил Газизов, Рәфис Хәбипов, Әлфит Табабилов, Виктор Тадиев, Вячеслав Суфияровлар үз көчләрен жәлләмәделәр. Буяу эшләрен Флүзә Нургалиева, Оксана Хакимова, Гөлнәзирә Хаҗипова, Рәмзия Табабилова, Роза Рамазановалар башкарды.

Җыенга килгән кунакларны мәчет алдындагы сый-хөрмәткә тулы корбан ашлары белән пешекче Зәлия Хәбипова, Гөлзифа Моратова, Галия Хаҗипова, Гөлнара Таҗетдинова, Флүзә Нургалиева, Оксана Хакимова, Айдар Әминовлар сыйлады.

Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче шәхси малтабар Флорит Хәбипов, Авыл биләмәсе башлыгы Флүр Акберов күп көч салды.
Олы буын кешеләре гомер буе халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгәнлектән, мондый шәхесләрне зурлауга, барлауга без бик куанабыз. Авыл башындагы хәзрәт зиратында үсеп утырган карагайларда кеше язмышы, тарихы чагыла.