НӘНИЛӘРНЕҢ ИКЕНЧЕ ӘНИСЕ

1,5 — 2 яшьлек нәниләрнең балалар бакчасындагы көн режимына өйрәнеп китүе — авыр процесс. Кулына калак тотып ашарга, киенергә-чишенергә белмәгән сабыйларын ят кешеләр тәрбиясенә калдырып эшкә чыккан әниләр моны яхшы аңлый. Әмма бала Иске Балтач авылының „Кояшкай” балалар бакчасының ясле төркеме тәрбиячесе Финзия Әхмәтшина кебек сабыр, йомшак күңелле кешегә эләгә икән — көенергә урын юк. Кыска гына адаптация чоры үтүгә ул нәниләрнең икенче әниләренә әверелә.

1980 елда „Кояшкай” балалар бакчасында эшли башлый ул. Шул вакыттан алып, 34 ел дәвамында ясле төркемендә тәрбияче булып тырыш хезмәтен сала. Агымдагы елда Финзия Нурлыгаян кызы тагын да яңа төркемне — 30 баланы кабул иткән. Бәләкәйләр төркеменә йөрүчеләр — иң зур ярдәмгә мохтаҗлар. Аларның һәрберсен бакчадагы тәртипкә, коллективта яшәргә өйрәтү мөһим. Араларында әлегә телләре ачылмаганнары да, бик начар сөйләшкәннәре дә бар. Дәресләр нибары 10 — 12 минут дәвам итә.

Шуннан озагракка нәниләрнең игътибары җитми... Кыска гына вакыт эчендә телмәр үстерү, геометрик фигураларны танырга өйрәтү кебек җитди максатларга ирешергә кирәк. „Шалкан” әкиятен дә азагына кадәр тыңларга түземлеге җитмәгән нәниләрне көн арты көн тәртипкә өйрәтә, мәктәптә үзләштереләчәк фәннәр буенча башлангыч белем бирә тәрбиячеләр.

Финзия Әхмәтшина — I категорияле тәрбияче. Ул тырышлыгы, тыныч холкы белән генә түгел, мәктәпкәчә тәрбия педагогикасы һәм методикасында булган заман үзгәрешләре, таләпләре, алымнары белән кызыксынып, яңалыкларга омтылып эшләве белән дә хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Соңгы елда ул М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында белемен камилләштергән.

Финзия Нурлыгаян кызы акыллы, үзе кебек тырыш балалар үстергән ана буларак та олы хөрмәткә лаек кеше. Алсу Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Ирина бәләкәйдән музыкага гашыйк. Башта Уфа сәнгать училищесын, аннары З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясен тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта. Ленар медицина университетында белем алган, хәзерге вакытта Нефтекама шәһәрендә яши һәм эшли. Финзия Әхмәтшина бүген балаларының тормышта үз урыннарын табуы, матур гаиләләр коруы белән горурлана, өч оныгын сөеп куана.

...Бакча тормышына өйрәнеп кенә килгән нәниләр төркеме гөрләп тора. 30 баланың һәрберсен „күз дә каш” күзәтеп кенә торырга кирәк, игътибарны бер секундка да киметергә ярамый биредә. Финзия Нурлыгаян кызы якты елмаюы, җылы сүзе, йомшак куллары белән балаларны тынычландырырга да, уен оештырырга да өлгерә. Балачак илендә җанлы тормыш азга да тынып тормый.

Рәсемдә: Балалар „коры бассейн”да уйнарга бик ярата.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.