КҮҢЕЛНЕ САВЫКТЫРУЧЫ БУЛДЫ

Ата-ана тәрбиясе гомер буена ныклы нигез булып кала. Нәгыймә Рәхмәтиева сигезенче дистәне ваклаганда моңа нык инанган. Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган әтисе Таһир Мөхәмәтҗан улына җиңү язында балаларын кайтып кочарга язмаган.

Дүрт баланы ялгыз тәрбияләгән әнисе Шәмгыя Садретдин кызы язмыш сынауларына баш имәгән. Авырлыкны җиңү юлын таба. Дин йолаларын үтәп яши. Мәрхүмнәргә, тереләргә дога юллый. Авылдашларына ислам нигезен аңлатырга тырыша. Балаларын әдәпле итеп тәрбияли. Авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы ачлык, юклык чыныктыра ул дәвер балаларын. Аллаһы Тәгалә язмыш сынауларын үтәргә көч бирүенә якыннарын күндерә.

Нәгыймә әнисе киңәшен тотып кешеләргә шәфкатьлек күрсәтү өчен медицина өлкәсен сайлый. Бөре шәһәрендә училище тәмамлый. Чирне, тән яраларын гына түгел, күңелләрне савыктыручы да икән ул табиб. 40 ел буена районның төрле авылларында фельдшер булып эшли. Күңелен салып көч түккәнгә халык ихтирамын яулый. Кешеләргә кирәкле булып яшәүне зур бәхет итеп күрә.

Табигатькә гашыйк ул. Шуңа йорт тутырып күз нурын алырлык чәчәкләр, җиләк-җимеш үстерә. Тормыш иптәше, әтиебез Әхмәдулла Рәхмәти улы белән биш баланы тәрбияләп үстерделәр. Бер-берсен күп вакыт сүзсез аңлашып гомер иттеләр. Кешелек дөньясында сирәк очрый торган чын мәхәббәт мохитендә яшәделәр. Газиз ата-ананың сөю хисләрендә назланып үсәргә насыйп булды. Тик унбер ел элек Әхмәдулла Рәхмәти улы якты дөньяны калдырды. Иҗат иткән, каләм тибрәткән әтиебезнең әниебезгә булган мөнәсәбәте аның шигырьләрендә ачык күренә.

Шуларның берсенә күз салыйк.
Күпме узган! Ул очрашуның
Кан тибешен сизәм бүген дә:
Алларыма очып килеп чыктың
Саф бер язның матур кичендә.

Җиңелләрдән түгел һич эшең дә —
Саулык руле булды кулыңда.
Авырлыклар аша чыкканда да
Шәфкатьлелек ятты юлыңда.
Күп очракта ертып төн йокыңны
Чыгып киттең сырхау янына.
Саклап торып савыктырдың аны
Сабый балалары хакына.
Инде болар күптән артта калды,
Онытылды сыман ул еллар.
Тик онытылмый икән ул чактагы
Синдә дәваланган кешеләр....

Нәгыймә Таһир кызы язмышында янә бер төзәлмәс ярасы калды. Яратып үстергән оныгы көтмәгәндә кинәт кенә мәңгелеккә күчте. Бәла-казаны, кайгы-хәсрәтне кичерергә тик сабырлык кына ярдәмче. Бар сорауларына җавапны ул диндә таба.

Караңгы төндә күктә сызылып таң ата. Күк йөзләре нурлана. Иртә таңда олуг өмет белән намазга басканда, әниебез Нәгыймә Таһир кызы үз әнисен искә ала. Иман төшенчәсен балаларына төшендергән газизе гомер иткән йортта — Яңа Ямурза авыл мәчете сафка басты.

„Җәннәт — әниләрнең аяк астында”, — дигән Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәребез. Ата-анадан күргән изгелек чиксез. Моны аңлаган һәр бала бәхетле. Кызым Элеонора белән газиз кешебез туры юлдан баруына шөкерана итәбез.