КӨНТҮГЕШ АВЫЛЫНЫҢ ЗУР ГАЛИМЕ

Бай тарихлы, матур табигатьле, игелекле, тыйнак кешеләре белән үзенчәлекле Көнтүгеш авылыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан.

Мөгаен, шул тыйныклык сәбәпледер, туган иленә, туган җиренә игелек китереп яшәгән авылдашларыбызның башкарган эшләрен көндәлек эшкә санап вакытында тиешле дәрәҗәдә яза, күрсәтә алмауда безнең буын вәкилләренең дә гаебе бардыр. Еллар үтә. Үткәннәребез тарихта кала. Шунысы аяныч — тормышта зур дәрәҗәләр яулаган абый-апаларыбыз арабыздан китә... Бүген мин язачак авылдашыбызның вафатына да быел ун ел тулды инде. Соң булса да, уң булсын...

Кем соң бүгенге героем? Ул — 1938 елның 24 ноябрендә Башкортстанның Балтач районы, Көнтүгеш авылында туган Вәгыйзь Хәмәй улы Хәмәев. 1957 елда Иске Балтач урта мәктәбеннән соң Уфа нефть институтына укырга керә. 1962 елда аны уңышлы тәмамлый.

В.Х.Хәмәевның хезмәт юлы туган институтының „Органик химия һәм нефть -химия синтезы” кафедрасында лаборатория мөдире сыйфатында башлана. Аннары кафедраның ассистенты була.

1963-1967 елларда И.М.Г убкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында максатчан аспирантурада укый. Биредә ул СССР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, нефть-химия синтезы институты директоры Н.С.Наметкин һәм нефть һәм органик химия кафедрасы доценты Г.М. Егорова кебек күренекле галимнәрдә белем ала. 1967 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң Уфа нефть институтының „Органик химия һәм нефть-химия синтезы” кафедрасында доцент була. 1971 елда В.Х. Хәмәевка доцент галим званиесе бирелә. 1982 елда „Катлаулы эфир катнашмаларын синтезлау һәм сыйфатларын тикшерү, алар нигезендә пластификаторлар һәм синтетик майлар компонентларын эшләү” дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый. 1983 елда „Нефть химиясе һәм нефть-химия синтезы” кафедрасы буенча профессор дигән галим званиесендә раслана. 1998 елдан БРның атказанган химигы, уйлап табу һәм рационализация отличнигы (1981 ел), СССРның уйлап табучысы (1983 ел).

1984 елның мартында профессор В.Х. Хәмәев Уфа нефть институтының (хәзер Уфа дәүләт нефть-техник университеты) төзелеш факультетында „Гамәлдә куллану химиясе һәм физикасы» дигән зур кафедрага җитәкчелек итә. Бу кафедраны булдыруда башлап йөрүче буларак, аңа кыска гына вакыт эчендә лабораторияләр, кабинетлар һәм аудиторияләр эшен тергезүдә оештыру һәм тиешле шартлар тудыру; укыту, методик һәм фәнни-тикшеренү эшләрен тиешле дәрәҗәгә кую йөзеннән олы эшләр башкарырга туры килә.

Күп еллар дәвамында Вәгыйзь Хәмәй улы Хәмәев катлаулы эфир пластификаторлары һәм синтетик майлау майлары булдыруда теоретик һәм практик мәсьәләләрне өйрәнә. Металлар прокаты өчен төрле пластификаторлар һәм майлар башлап аның җитәкчелегендә эшләнә һәм производствога кертелә.
Фәнни тикшерүләренең бер өлеше 1, 2, 4 — триазин рәтендәге биологик актив матдәләргә багышлана.

Нефть химиясе өлкәсендәге фәнни эшләре исә „Нафтен кислоталары”, „Симметрияле булмаган триазиннар — аларны алу юллары, сыйфатлары һәм куллану”, „Синтетик майлар һәм пластификаторлар компонетлары сыйфатында перспективалы катлаулы эфир кушылмаларын алу һәм куллану” һәм башка монографияләрдә бәян ителә.

Техник фәннәр докторы, профессор Вәгыйзь Хәмәев 300дән артык фәнни эш һәм 30дан артык уйлап табу эше авторы. 1992-1996 елларда профессор В. Хәмәев нечкә органик синтез фәнни-тикшеренү институты лабораториясен җитәкли.

Якташыбыз „Гамәлдә куллану химиясе һәм физикасы” кафедрасы докторантурасына һәм аспирантурасына җитәкчелек итә, „Нефть химиясе” белгечлеге буенча фән кандидаты һәм фән докторы галим дәрәҗәләрен бирү буенча махсуслашкан Совет әгъзасы була. Аның фәнни җитәкчелегендә 9 аспирант һәм бер докторант диссертацияләр яклый.

Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате өчен белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен 1998 елда Башкортстан Республикасы Президенты Указы нигезендә В.Х. Хәмәевка „Башкортстан Республикасының атказанган химигы” дигән Мактаулы исем бирелә.

Зур эрудицияле, менә дигән лектор буларак, Вәгыйзь Хәмәй улы студентлар һәм хезмәттәшләре белән җиңел бәйләнештә була, аларның һәр башлангычын хуплый.

Вәгыйзь Хәмәй улы гомере буе кешелекнең киләчәге өчен янып яши. Аның башлангычында булдырылган һәм производствога кертелгән зур эшләр бүген дә иленә, халкына хезмәт итә. Ә күренекле галим, җитәкче, дус һәм яшь галимнәрнең тәрбиячесе В.Х.Хәмәевның башлаган эше укучылары һәм үзе булдырган кафедра эшчәнлегендә яшәвен дәвам итә.