ХОККЕЙЧЫ ОСТАЛЫГЫ БОЗДА КҮРЕНӘ

Теләк булса, әллә ниләр эшләп була. Урында хоккей спортын үстерү өчен җан аткан ватанпәрвәр ир-егетләр төркеме елның-елында район үзәгенең 1нче урта мәктәбе ихатасында боз мәйданчыгы булдыра.

Көз ахырында тотрыклы салкыннар урнашу белән кар түшәп алар мәйданчык өстен тигезли, аннары яссылык өстенә су сибеп боз катыра. Күп тә үтми шугалак хасил була. Шәһәр ареналарындагы боздан бер генә дә аерылмый ул. Көзге кебек ялтырап тора.

Шоп-шома. Экологик яктан чиста боз. Шулай дип әйтү бик тә урынлы. Чөнки ябык аренада шугалак ясау өчен салкынайту технологияләре кулланырга кирәк булса, ачык мәйданчыкта бозны кышның салкын һавасы катыра. Кар-бураннардан соң мәйданчык өстен тазартырга кирәк булгалый булуын. Ә монысы мускулларны яздыру өчен кирәкле күнегүләр сыман. Егетләр кулларына көрәк тотса, “һә”, дигәнче кар мәйданчыкның тышкы ягында өелә.

Хоккей бит ул команда уены. Мәйданчыкны тәрбияләү эшендә дә хоккейчылар бердәм. Шугалак әзер булган көннән башлап буш торганы юк. Әле күнегүләр, әле теге яки бу чемпионат кысаларында уеннар... Мәйданчыкның бу ел тарихы район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов Кубогына үткән турнир белән ачылды. Былтыр бу Кубокка Тәтешле районы хоккейчылары ия булган иде. Район хакимияте башлыгы оештырган быелгы турнирда үзебезнең районнан ике команда, былтыргы турнир чемпионы—тәтешлелеләр, Борай, Калтасы районнары һәм Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Байсар авылының “Байсар” командалары хоккейчылары осталыкларын сынады. Хоккей.

Шундый мавыктыргыч тамаша. Һәр команда хоккейчысы тиргә батып, җиңү өчен көрәшә. Балтачлыларда—Кубокны, ничек кенә булмасын, кире кайтару максаты. Тәтешлелеләр былтыр яулаганны тагын да ныгыту өчен тырыша. Байсарлыларда , борайлыларда һәм калтасылыларда да Кубоклы булу өмете.

Бу юлы уңыш янә күршеләребезгә ныграк елмайды. Турнир нәтиҗәләре буенча иң күп очко җыеп, Тәтешле районы хоккейчылар командасы беренче урынга чыкты. Балтач районы командасы— икенче, “Байсар” командасы хоккейчылары өченче урыннарны яуладылар.

Турнир үз амплуалары арасында да иң яхшы хоккейчыларны билгеләде. Булат Вахитов (Балтач) —“Иң яхшы уенчы”, Айдар Фазлыев(Иске Байсар, Татарстан)—“Иң яхшы сакчы”, Александр Мөхәмәтҗанов(Тәтешле)—“Иң яхшы һөҗүм итүче”, Заһир Мирзаянов (Иске Байсар, Татарстан) —“Иң яхшы капкачы” буларак танылып, бәйгене оештыручы кулларыннан диплом алдылар. Ә Иске Балтачтан Ришат Гаттаровка, хоккей уенын популярлаштыруга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясенең Мактау грамотасы тапшырылды. Хоккей тормышында җанлылык дәвам итә. Башкортстан Республикасы чемпионатында, Үсмерләр хоккей лигасы бәйгеләрендә катнашкан командаларыбызның үзләрен тагын да күрсәтәсе бар әле.