КАЗ ӨМӘСЕ — МУЛЛЫК ЙОЛАСЫ

Начар авылында бүгенге көндә йөз йортта 348 кеше яши. Элек-электән бай саналган бу авыл. Тирә-якта яшәүче өлкәннәр ачлык елларында кытлык кичерүче кешеләрнең Начарга барып хәер сорашып йөрүләрен искә ала. Ачлыктан интегүчеләргә һәр йортта ризыгы табылган, ярдәм иткәннәр. Ә бүген ничек яши начарлылар? Ничек көн күрәләр, табыш итәләр? Күптән түгел үткән каз өмәсендә җыелган халык белән шул хакта фикер алыштык.

Өмә хуҗаларының да, каз йолкучыларның да күңелләре көр. “Тырыш кешенең нинди генә заманда да табыны мул була”, — дигән фикердә өмәчеләр. Начар халкы эш урыннары җитешмәүне сәбәп итеп тик тормый, күпләп мал-туар асрый. Язгы, җәйге чорда кош-корт сатып алып үстерә. “Казлар утырып чыгарган бәпкәләргә авылга килеп сатучылардан алганын кушабыз.

Күршеләр, дуслар, туганнар — бер-беребездән күреп, тәрбияләү мәсьәләләрендә киңәшләшеп кош-корт үстерәбез. Көзге муллыкта ял көннәрендә өмәләрдә очрашабыз. Авыл бәйрәмчә төс ала бу көннәрдә”, — ди каз өмәсен оештыручы хуҗабикә Сәвия Галиханова. Уңганнарның дөньялары җитеш. Начар авылы урамнары буйлап узганда биек, күркәм итеп төзелгән, каралган өйләрне күреп сокландык. Чагу төсләргә буялган, заманча материаллар белән тышланган алар. Бу йортларда тырыш кешеләр яшәгәне капка төпләреннән күренеп тора. “Авылга газ керде. Күп гаиләләр өйләренә эчке һәм тышкы ремонт ясады. Бездә уңган, бар эшкә дә оста халык яши. Төшенкелеккә бирелмиләр, авырлыклар алдында тукталып калмыйлар ”, — дип горурланып сөйли авылдашлары турында Сәвия Галиханова.

Сәвия һәм Салават Галихановлар үзләре дә тормышка гашыйк, оптимист кешеләр. Кош-кортны ел саен күпләп асрыйлар. Узган ел 24 бәпкәне исән-сау үстереп, гөрләтеп өмә үткәргәннәр. Быел казларның саны унбиш кенә. Баксаң, сатып алынган казлар арасында да, табигый юл белән чыкканнары арасында да югалтулар күп булган. Өмәгә җыелган хуҗабикәләр моның сәбәпләрен экология шартларыннан да, азык сыйфатыннан да күрә. Соңгы елларда төрле кош-корт авырулары таралу да күп югалтуларга китерә. Сәбәп казларга тәрбия җитешмәвендә булырга мөмкин түгел. Бу өлкәдә бөтен серләргә төшенгән, осталыкка ирешкән Начар хуҗабикәләре. Бәпкәләрне карауга бөтен күңелләрен, тырышлыкларын салалар. Быел халык йоласы буенча өмә ясап, алдагы елга мул уңыш теләргә ниятләгәннәр.

Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Шәяхмәтов уңган хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, сугым белән бәйле традицияләрне артабан да тергезү мөһимлеген билгеләде. “Күмәк өмәләр, тәртип белән оештырылган җыен һәм бәйрәмнәр халыкка аралашу, фикер алышу мөмкинлеге бирә, татулыкка өнди. Кеше бер-берсеннән яшәү үрнәге ала, киңәшләшә. Бүгенге чараның да киләчәктә матур дәвамы булсын”, — диде ул.

Киң күңелле, мул табынлы, уңган куллы хуҗалар гына өмәләр җыеп, авылдашларына бәйрәм бүләк итә, яхшы кәеф өләшә. Күңел көрлеге кышкы тын кичләргә, хезмәттә үтәсе җәйләргә җитсен, тагын да мулрак, табышлырак көзләргә илтсен уңган начарлыларны!