КАЙЧАНДЫР МИНИМАЛЬ ХЕЗМӘТ ХАКЫНА ДА ЯШӘП БУЛА ИДЕ...

Бензин хакы артса, гадәттәгечә, бар хезмәтләрнең һәм товарларның да бәяләре азмы-күпме күтәрелә. Тик хезмәт хакы күләме генә хаклар артуы артыннан куып җитә алмый. Хезмәт хакы никадәр күләмдә булса Русиядә гади халыкның көнкүреше җиңел булыр иде? Әлеге хакларга карап гаилә бюджетыннан чыгымнарын бүлгән гади хезмәткәрнең иркен яшәве мөмкин түгел.

Үткән елның ноябрь аенда Русия буенча уртача хезмәт хакы 23380 сумга тиң иде. Ләкин күпләрнең айлык хезмәт хакы моның яртысы күләменә дә җитми. Шулай булгач иркен туклансаң, акчаң киенергә калмый, матур киенергә яратсаң туклануыңны кысарга туры килә.

Чыгымнарны бүлеп караганда, хезмәт хакының әлеге эквиваленты патшалык чорындагыдан әлләни артык түгел. 1897 елда Русия буенча хезмәт хакы 13,58 сум (ул вакыттагы курс буенча АКШның 7 доллары күләмендә) тәшкил иткән. Ул вакытта тулы бер хезмәт хакына 1054 килограмм бәрәңге сатып алып булса, әлеге уртача хезмәт хакына да шул чама күләмдә бәрәңге сатып алырга мөмкин.

Инде совет чорындагы уртача хезмәт хакы күләмен һәм кайбер товар хакларын чагыштырыйк. Ул чорда һәркем тигез иде, дибез дә ул. Ләкин хезмәт хакы күләменә күзәтү ясаганда тигезсезлек бар иде шул. 1980 елда СССР буенча уртача хезмәт хакы 155,12 сум тәшкил иткән. Ул чакта бу кадәр хезмәт хакыңа 1144 килограмм бәрәңге сатып ала алыр идең. Төзелеш эшләрендә балта остасы булып эшләгән ир, штукатур сыйфатында хезмәт салган хатын икесенең хезмәт хакын бергә кушып, гаиләләре белән ерак диңгезләр буена барып ял итеп кайта алган. Кирәк-яраклар сатып алырга да акча чыгара алганнар. Ул вакытта моннан күпкә түбән хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бар иде. Ә әлеге вакытта бюджет карамагында хезмәт салган ир һәм хатынның икесенең хезмәт хакын бергә кушсаң да, сумма Русия буенча хезмәт хакы күләменә җитә алмаска мөмкин.

1983 елда техник хезмәткәр аена 70 сум күләмендә хезмәт хакы алган. Югары уку йортында белем алган студентка ул елда 40-55 сум күләмендә стипендия түләгәннәр. Ә югары күләмдә стипендия алган студентның акча янчыгы ай саен 75 сумга тулыланган. Ул вакытта 55 сум стипендия алган студент Уфадан биш тапкыр Балтачка кайтып, укыган урынына кире бара алган дигән сүз.

1983 елда Уфадан Мәскәүгә авиабилет хакы 27 сум торган. Димәк, югары күләмдә стипендия алган студент үз акчасына гына да Уфадан Мәскәүгә барып кайта алган. Шуларны уйлаганда әлеге студентның айлык стипендиясенә ничә көн яшәргә мөмкин?

Тагын да хезмәт хакы күләме һәм авиабилет бәясен чагыштырыйк. 1980 елларда, идән юучы булып эшләүче дә айлык хезмәт хакына Уфадан-Мәскәүгә барып кайта алган дигән сүз. 2013 ел ахырында Русия буенча минималь хезмәт хакы 5205 сумга тиң иде. Ә Уфадан Мәскәүгә эконом классындагы авиабилет хакы 3475—5995 сум тора. Димәк, республика башкаласыннан ил башкаласына барып кайтырга уйласаң, юл чыгымнары өчен генә дә ике минималь хезмәт хакы күләмендә акча кирәк. Эшләгәне өчен минималь хезмәт хакы алучылар юк түгел. Минималь хезмәт хакыннан югарырак күләмдә хезмәт алучылар да нинди дә булса кыйммәтлерәк товар сатып алу өчен банктан кредит алырга мәҗбүр.Кызыксынсаң, район үзәгендә банктан кредит алмаган гаиләләр сирәк. Кредит алырга уйласаң, үзеңне порукага алырлык кеше таба алырсың микән? Кемгә мөрәҗәгать итмә, барысының да өстендә кредиты бар. Хәер, минималь хезмәт хакы белән әлләни зур күләмдәге кредитка да өмет итеп булмый.

Тагын да хакларны чагыштырыйк. 1980 елда ак-кара төсләрдә сурәт җиткерүче телевизор 200 сум, ә “Горизонт” төрендәге төсле телевизор 600 сум торган. Димәк, ил буенча уртача хезмәт хакы күләмендә айлык табыш алучы бер айлык хезмәт хакына гади телевизор да сатып ала алмаган. Халыкның күпчелеге әле дә бу төр көнкүреш техникасының яхшырагын айлык хезмәт хакына гына сатып ала алмый.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 5554 сумга җитте. Ләкин бу арту минималь хезмәт хакы алучының хәлен җиңеләйтте дигән сүз түгел. Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән калыша әле.

Сүз юк, СССР чорында хезмәт хакы күләме түбән иде. Ә табыш күләме югарырак булды. Бушлай торак, медицина, белем алу, түбән хакка транспортта йөрү, торак-коммуналь хезмәтләрдән файдалану, дотацияләнгән ял кебек төшенчәләрдә чагылды бу. Әлеге вакытта минималь хезмәт хакы күләме берәүләрнең кулланылган газ, электр энергиясе һәм су өчен бурычларын түләргә дә җитмәскә мөмкин!

Бу хакта сүз куертуны йомгаклар алдыннан янә язма башына әйләнеп кайтыйк. Язма бензин хакы артса, дигән сүзләр белән башлана. Совет чорында минималь хезмәт хакына 194 литр Аи-93 бензины сатып алып булган. Әлеге бәяләргә килгәндә, минималь хезмәт хакына 191 литр Аи-92 бензины сатып алырга мөмкин...